Халык коррупция турында активрак хәбәр итә башлаган
Татарстан халкы коррупция фактлары турында активрак хәбәр итә башлады, дип сөйләделәр республика Юстиция министрлыгында. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, гражданнарның коррупциягә каршы тору системасына кызыксынуы арткан.
Юстиция министрлыгында коррупцион хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Виктория Леонидова сүзләренчә, узган ел нәтиҗәләре уңай тенденция күрсәтә.
Юстиция министрлыгында коррупция фактлары турындагы хәбәрләрнең ышаныч телефоны 222-60-30 аша кабул ителүен искә төшерәләр. Ведомство тапшырыла торган мәгълүматларның тулы конфиденциальлеген гарантияли.
Җавап алу өчен мөрәҗәгать итүчеләргә үз мәгълүматларын – ФИО, почта яки электрон адрес, контакт телефонын күрсәтергә һәм мөрәҗәгатьнең асылын җентекләп тасвирларга киңәш итәләр.
Министрлыкта республика халкын актив гражданлык позициясе күрсәтергә һәм коррупцион хокук бозулар фактларына битараф калмаска чакыралар.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев