Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

1 декабрьгә кадәр өлгерегез

Милеккә, җиргә, транспортка салым түләү вакыты ахырына якынлаша. 1 декабрьгә нибары ике атна калып бара. Хәбәр иткәнебезчә, быел гражданнарга салым түләү кәгазьләрен хат ташучылар сентябрь, октябрь айларында гына өләшә башладылар. Хәтта бүгенгә кадәр әлеге уведомлениеләрне алмаучылар да бар. Әмма почта әрҗәсенә салырлар әле дип көтеп ятмагыз. салым хезмәте сайтында «Налог...

Милеккә, җиргә, транспортка салым түләү вакыты ахырына якынлаша. 1 декабрьгә нибары ике атна калып бара.

Хәбәр иткәнебезчә, быел гражданнарга салым түләү кәгазьләрен хат ташучылар сентябрь, октябрь айларында гына өләшә башладылар. Хәтта бүгенгә кадәр әлеге уведомлениеләрне алмаучылар да бар. Әмма почта әрҗәсенә салырлар әле дип көтеп ятмагыз.

салым хезмәте сайтында «Налог на имущество физических лиц 2016» дигән махсус бүлек ачылды. Онлайн-сервистагы салым калькуляторы аша һәр кеше үзенең күпме түләячәген исәпләп карый ала. Моның өчен милек объектының инвентаризация, кадастр бәясен, мәйданын, салым күләмен белергә кирәк. Инспекциядә салымнарны түләүне соңгы көнгә кадәр калдырмаска киңәш итәләр. Түләүләрне барлык банк бүлекчәләрендә, "Электрон Татарстан" инфоматлары һәм интернеттагы физик затларның шәхси кабинетлары, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша башкарырга мөмкин. Салымнар буенча сораулар килеп туса, райондагы салым бүлегенә яки салым органының www.r16.nalog.ru сайтына кереп белешмә алырга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев