Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

12 АПРЕЛЬ – КОСМОНАВТИКА КӨНЕ

Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр.

Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты.

Алданрак, 1957 елның 4 октябрендә җир шары тирәли җирнең ясалма иярчене җибәрелгән була. Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайтты.
Ю.Гагаринның дублеры Г.Титов 1961 елның август аенда “Восток-2” кораблендә, А.Николаев 1962 елның августында “Восток-3”тә очып, җиргә әйләнеп кайттылар. 1964 елда К.Феоктистов очышта була. 1965 елның 18 мартында А.Леонов беренче мәртәбә очыш вакытында ачык космоска чыга, шул елны П.Беляев та космосны күреп төшә. Хатын-кызлардан беренче булып галәм киңлекләрендә 1963 елның июнендә “Восток-6” кораблендә Валентина Терешкова очыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X