Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

18 гыйнвар - 5 март көннәрендә Республика территориясендә уздырылган «Снегоход» операциясе нәтиҗәләре

Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек Идарәсе хезмәткәрләре үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә, юлсыз җирләрдән йөрүче мототехник берәмлекләрне йөртүче тарафыннан эксплуатацияләү вакытында хокук бозуларның булуы ачыклана. Боларга кулланучының элеге төр техниканы теркәүгә куймавы, техник карау уздырмавы һәм алар белән идарә итүчеләрнең тиешле таныклыгы яки категориясе булмавы керә....

Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек Идарәсе хезмәткәрләре үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә, юлсыз җирләрдән йөрүче мототехник берәмлекләрне йөртүче тарафыннан эксплуатацияләү вакытында хокук бозуларның булуы ачыклана. Боларга кулланучының элеге төр техниканы теркәүгә куймавы, техник карау уздырмавы һәм алар белән идарә итүчеләрнең тиешле таныклыгы яки категориясе булмавы керә.
Элеге төр хокук бозуларны киметү һәм юлсыз җирдән йөрү техникасын эксплуатацияләүчеләрнең, аларны тиешле шартларда куллануларын булдыру максатында, техниканың техник торышына күзәтчелек Идарәсе начальнигы боерыгы нигезендә, 2016 елның 18 гыйнвар - 5 март көннәрендә Республика территориясендә «Снегоход» операциясе уздырылды.
Әлеге операция район җирлегендә Эчке эшләр бүлеге һәм аучылык хезмәткәрләре белән берлектә башкарылды. Үткәрелгән чаралар нәтижәсендә бу юнәлештә 5 хокук бозу очрагы ачыкланды, аларга ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 4, техник күзәтчелек инспекциясенең район бүлеге хезмәткәре тарафыннан 1 административ беркетмә төзелеп, төрле күләмдәге җәза чаралары кулланылды.
Элеге вакытта район җирлегендә юлсыз җирдән йөрүче 2 берәмлек техника аны эксплуатацияләүче тарафыннан сату максатында исәптән төшерелде, ә 2 берәмлек техника исәпкә куелды, 5 берәмлек техникага техник карау уздырылды. 3 берәмлек техника хуҗасына: Теләчедән 2, Иске Карабаяннан 1 шәхескә мондый төр техниканы техник карау уздыруга тәкъдим ителә. Ике берәмлек техниканың операция вакытында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә ватык хәлдә булуы ачыкланды. Нәтиҗәдә 5 март көненә район җирлегендә 18 берәмлек мондый төр техника исәптә тора. Шуларның 17се шәхси кулларда. 13 берәмлек техниканың карау уздырылу таныклыгы тиешле вакытта алынган һәм кулланышка яраклы.
Операция узды дип кенә, бу эш тукталмый, ул ел дәвамында бара. Хокук бозу очракларын булдырмау һәркемнең бурычы.
Хәмит Нәзиров,
Үзйөрешле машина һәм башка төр техникага күзәтчелек идарәсенең район буенча баш инженер-инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев