Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

21 мартка кадәр Казанда һава температурасы нормадан түбән булачак

Казанда киләсе атна уртасына кадәр һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр итә Казан федераль университеты матбугат хезмәте КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевның белдерүенә сылтама белән. Моның сәбәбе - үзәге Екатеринбург аша үтә торган антициклон, дип искәртте Юрий Переведенцев. «Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча,...

Казанда киләсе атна уртасына кадәр һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр итә Казан федераль университеты матбугат хезмәте КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевның белдерүенә сылтама белән.

Моның сәбәбе - үзәге Екатеринбург аша үтә торган антициклон, дип искәртте Юрий Переведенцев.

«Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, чәршәмбедән башлап Татарстанга җылы һава массалары үтеп керәчәк, төнге температура да күтәреләчәк. Чәршәмбе көнне 3 градуска кадәр салкын булачак. Пәнҗешәмбе кар явачак, җил төньяк-көнбатыштан исә, көндез -2 градус салкын, ә җомга көнне температура 0 градуска кадәр күтәрелә, - диде КФУ профессоры. - Әмма ялларда һава торышы тагын үзгәрә. Шимбә көнне -3, якшәмбедә -4 градуска кадәр салкын. 12-21 март көннәрендә һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак».

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев