Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Азат Абитов: "Холыклар туры килмәде, аерылыштык"

Азат Абитов "Онытыл" дигән җырында: "Күренмәсәң, әйдә, күренмә син, Онытылган килеш онытыл... Кирәк микән безгә күрешүләр? Үткәннәрне нигә эзләргә?" - дип җырлый. Ник җырчы ул кадәр ачыргалана, сәбәбе нидә? - Азат, кемне онытырга тырышасың? - Бер кызны онытып булмый. - Кем иде? - Исемен әйтмим. - Ник аерылыштыгыз? - Холыклар...

Азат Абитов "Онытыл" дигән җырында: "Күренмәсәң, әйдә, күренмә син, Онытылган килеш онытыл... Кирәк микән безгә күрешүләр? Үткәннәрне нигә эзләргә?" - дип җырлый. Ник җырчы ул кадәр ачыргалана, сәбәбе нидә?

- Азат, кемне онытырга тырышасың?

- Бер кызны онытып булмый.

- Кем иде?

- Исемен әйтмим.

- Ник аерылыштыгыз?

- Холыклар туры килмәде.

- Әллә арага кеше кердеме?

- Кермәде.

- Күпме йөрдегез?

- Ике ел ярым.

- Танышуыгызга ни сәбәпче булды?

- Иҗат. Кызым белән аерылышкач, Айдар абый Тимербаевка күңел халәтемне сөйләгәч, ул шушы җырны тәкъдим итте.

- Шул хәтле янып-көясең, башка кызларың булмадымы әллә?

- Кызларым күп булды.

- Ул кызлар белән кем аерды?

- Язмыш.

- Язмыш, дисең, кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора бит?

- Башта бар да әйбәт була, аннары ара бозыла. Шул чакта: "Нәрсә булды?" - дип сорарга кирәк икән. Ул кыз да башта гади егет белән йөри башлады. Соңыннан бу егет җырчыга әйләнде.

- Тормышта начармы син?

- Акыллы.

- Күңел халәтең еш үзгәрәме?

- Юк.

- Нидән төшә?

- Берәр нәрсә килеп чыкмаса. Бик шаян кешемен, көләргә яратам.

- Беренче тапкыр күргән кеше сине: "Үзен әллә кемгә куйган!" - дип тә әйтергә мөмкин.

- Шулай булып күренәм генә.

- "Йолдыз" авыруы юкмы синдә?

- Акыллы кешедә булмый ул.

- Син бит Шыгырданнан, анда күбесе ит сата. Нишләп син дә ит бизнесы ачып җибәрмәдең?

- Гаиләм бик музыкаль. Әти дә, әни дә музыкант. Сеңлем, абый да җырлый. Барыбыз да җырлыйбыз. Әти клубта тавыш режиссеры, әни баянга өйрәтә, музыка белеме укыта. Раил абый авылда терлекләрне эшкәртә.




- Сиңа олы яшьтәге ханымнар да гашыйк икән. Аларга ни дисең?

- Хөрмәт белән генә карыйм.

- Беренче чыкканда сәхнәдә кимчелекләрең бар идеме?

- Елмаймый идем.

- Хәзер көчләп елмаясыңмы?

- Көчләп түгел, хәзер үземне иркенрәк тотам. Уйнап елмайсаң күренә, мәҗбүр итеп елмаймыйм.

- Тагын, тагын?

- Туп-туры басып җырлый идем. Үземне "җырлаучы багана" дия идем. Бүтән җырчыларны карап, әкренләп сәхнәдә халык белән дә сөйләшә башладым.

- Нәрсә эшләргә яратмыйсың?

- Үтүкләргә.

- Бүләкләр күп бирәләрме?

- Бервакыт бал бирделәр. Түбән Камада бер апа "Азат" дип чиккән сөлге бүләк итте.

- Кәефең кайчан күтәрелә?

- Футбол уйнагач.

- Син бит мишәр.

- Әйе!

- Мишәрне кем диләр әле?

- Татарның каймагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев