Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

БАЛ КУЕРСА...

Сыйфатлы бал кристаллашырга тиеш. Сыек бал кирәк булса, аны тиешле үзлеккә кертергә мөмкин. Балны 50 оСтан югарырак температурага җылытмагыз, югыйсә андагы файдалы матдәләр таркала башлый. Күп итеп сыегайтмагыз, ул кабат шикәрләнәчәк. Кирәк кадәр генә алыгыз һәм эшкә керешегез. Пластик савыт зыянлы, керамик яки пыяла савыт кирәк. Бал банкасын сулы савыт...

Сыйфатлы бал кристаллашырга тиеш. Сыек бал кирәк булса, аны тиешле үзлеккә кертергә мөмкин.
Балны 50 оСтан югарырак температурага җылытмагыз, югыйсә андагы файдалы матдәләр таркала башлый. Күп итеп сыегайтмагыз, ул кабат шикәрләнәчәк. Кирәк кадәр генә алыгыз һәм эшкә керешегез. Пластик савыт зыянлы, керамик яки пыяла савыт кирәк. Бал банкасын сулы савыт өстенә утыртып җылытырга була. Су кайнар, әмма кайнап чыкмаска тиеш. Кышын балны батарея янында тотып та сыегайтып була. Вакыт-вакыт банканы әйләндереп торыгыз.
Икенче ысул - лимон ярдәмендә сыегайту. Яхшылап юылган 1 лимонны түгәрәкләп турарга һәм балга салырга. Кислота акрынлап балны эретә башлый, аңа үзенчәлекле цитрус тәме дә бирәчәк. Баллы-лимонлы катнашма витаминнарга бай, ул грипп, салкын тигәндә ярдәм итә.
Сыек бал ашыгыч кирәк булса, микродулкынлы мич ярдәмгә килер. Капкачы ябыла торган керамик яки пыяла савыттагы балны микродулкынлы мичтә 2 минут тотарга. Шул арада ул сыегаеп өлгерергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев