Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бала өчен витамин комплекслары: файдамы, зыянмы?

Соңгы вакытта төрле витамин комплекслары шул дәрәҗәдә популярлашты ки - халык бер-берсен уздыра-уздыра витамин эчә. Хәер, өлкәннәр бу яңа модага иярмидер, мөгаен. Күп очракта витамин фанатлары - нәкъ менә яшь гаиләләр. Юк, мин витаминнарга каршы түгел. Минем өчен бары бер нәрсә генә сәер: яшь әниләрнең күбесе 1-1,5 яшьлек балаларына да...

Соңгы вакытта төрле витамин комплекслары шул дәрәҗәдә популярлашты ки - халык бер-берсен уздыра-уздыра витамин эчә. Хәер, өлкәннәр бу яңа модага иярмидер, мөгаен. Күп очракта витамин фанатлары - нәкъ менә яшь гаиләләр.

Юк, мин витаминнарга каршы түгел. Минем өчен бары бер нәрсә генә сәер: яшь әниләрнең күбесе 1-1,5 яшьлек балаларына да төрледән-төрле витаминнар эчерә. Ярар ла, әгәр алар табиб кушуы буенча булса. Тик күп очракта әти-әниләр башкалар артыннан ияреп эш итә. "Менә фәлән кеше баласына интернеттан шундый витамин сатып алган, баласы көйсезләнүдән туктаган, мин дә алам әле…", яисә "әнә, фәлән балага табиб салкын тиюдән саклану өчен шундый витамин язган, без дә алыйк әле, профилактика ясыйк"… Яшь әниләрнең күбесе менә шулай фикер йөртә. Алар өчен витамин дару түгел һәм аны күпләп куллану берничек тә начар нәтиҗәләргә китерә алмый. Ә киресенчә, алардан бары тик уңай үзгәрешләр генә булачак, янәсе.

Тик моның алай түгеллеген аңлау өчен гади поликлиникадагы гап-гади педиатр белән сөйләшү дә җитә, югыйсә. Танылган бала табиблары да шул ук бер сүзне кабатлый: балага витаминнарны бары тик организмда теге яки бу төр витаминга ихтыяҗ булган очракта гына бирергә ярый. Алар фикеренчә, бала организмын кирәкмәгән нәрсәләр белән тутырганчы, ашау ягын яхшырту, аны баланслы итү турында уйларга кирәк.

"Син бу турыда каян беләсең?", - дисезме? Дөресен генә әйткәндә, мин витаминнар темасы белән йөклелек вакытында ук кызыксына башлаган идем. Хәзер бит даруханәдә авырлы хатын-кызлар өчен нинди генә витаминнар юк - рәхәтләнеп сайлан. Тик шул чагында миңа табиб витаминнар белән бик мавыкмаска киңәш итте. "Үзеңнең дә, иреңнең дә буйларыгыз озын - витамин күп ашасаң, балаңның артык зур булып тууы бар. Аннары андый балаларның тән сарылыгы озак саклана", - дигән иде ул.

Соңрак миндә яңа туган һәр сабыйга языла торган "Д" витамины шик уятты. Бу витаминны өч ел дәвамында (!) бирергә туры киләчәге ничектер башыма сыймый иде. Тик күп укый, табиблар белән аралаша торгач, аның бала өчен чын мәгънәсендә мөһим икәнлеген аңладым. Тик барыбер дә, мин бу витаминны сабыйга сукырларча ашату яклы түгел. Ихтыяҗның ни дәрәҗәдә зур булуын белергә кирәк дип саныйм.

Сүз уңаеннан исә, бу бер дә катлаулы түгел. Хәзерге вакытта һәрбер шәхси клиникада "Д" витаминына анализ бар. Аның ярдәмендә син баланың организмында әлеге элементның ни дәрәҗәдә җитешмәвен белә аласың. Әле алай гына да түгел, кайсыбер очракларда балага витаминның гомумән дә кирәк булмавы мөмкин. Ә Д витаминын кирәгеннән артык куллану шулай ук яхшыга илтми, җәмәгать.

Тагын бер кызыклы күренеш - хәзер халык арасында витаминнарны аерым-аерым итеп эчү түгел, ә поливитаминнар популяр. Һәм аларны даруханәләрдә генә түгел, ә теләсә-кайда сатып алырга мөмкин! Интернет челтәре, төрле матурлык салоннары, гади кибетләр - әллә кайларда тәкъдим итәләр! Һәм кешеләр шуңарга ышана. Үзләре генә түгел, балаларының организмын да шуның белән тутыралар. Менә моны мин гомумән аңламыйм, җәмәгать!

Бәлки мин искелек яклыдыр, тик поливитаминнарны беркайчан да эчеп караганым булмады әле. Җыенмыйм да… Дөресен генә әйткәндә, минемчә, кеше организмына 6-7 төр витамин берьюлы кирәк була алмый. Шуңа күрә табиб кушуы буенча гына һәм аерым-аерым итеп сатып алырга тырышам.

Ә балама исә шул Д витаминыннан тыш, бер генә витамин да биргәнем юк. Бирәсе дә булмасын…

Чыганак: "Сабантуй" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев