Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Буыннарны чистартабыз

Яшьрәк чакта адәм баласы җитез, тик тормаучан, тиз кузгалучан була. Авырту-сызлау да яшьлек дәрте белән басыла. Ләкин еллар үтеп, олыгая төшкәч, буыннар сызлый, кисәк хәрәкәт ясасаң, сөякләр хәтта шыгырдый башлый. Үз сәламәтлегеңә битараф булу, вакытында дәваламау өзлегүгә китереүен белә торып, без үзебез турында уйламыйбыз. Бу сүзләр аеруча буыннар сызлау мәсьәләсенә...

Яшьрәк чакта адәм баласы җитез, тик тормаучан, тиз кузгалучан була. Авырту-сызлау да яшьлек дәрте белән басыла. Ләкин еллар үтеп, олыгая төшкәч, буыннар сызлый, кисәк хәрәкәт ясасаң, сөякләр хәтта шыгырдый башлый.

Үз сәламәтлегеңә битараф булу, вакытында дәваламау өзлегүгә китереүен белә торып, без үзебез турында уйламыйбыз. Бу сүзләр аеруча буыннар сызлау мәсьәләсенә кагыла. Адәм баласының буыннары начарланган саен, аз хәрәкәт итәсе килә. Ә хәрәкәтсез тормыштан, коры гына әйткәндә, "буыннар тутыга".

Гиподинамия сәламәтлекне чын-чынында куркыныч астына куя: организмда алмашыну һәм тергезү процесслары акрынлаша, иммунитет түбәнәя, тән картаюга юл куела.

Боларны ничек итеп булдырмаска соң?

БУЫННАРНЫҢ УСАЛ ДОШМАНЫ - АШ ТОЗЫ

Буыннар тоз җыелганда гына түгел, ә артроз, полиартрит, тоз утыру авыруы, буыннар сызлавыннан да авыртырга мөмкин. Һәр очракта да буыннарны чистартырга кирәк. Монда диета ярдәм итәр. Каты итеп тозланган, маринадланган, тәмләткечләр күбрәк төшерелгән азыкларны кулланудан тыелырга кирәк булыр. Бөтенләй ашарга ярамый дигән сүз түгел, чамасын белү кирәк.

ШУЛПА ЭЧЕГЕЗ!

Буын кимерчекләрен шулпа һәм койка (холодец) тергезә. Холестеринлы дип, күпләр эре мал сөяге һәм кимерчәкләреннән кайнатылган шулпа һәм койка ашаудан баш тарта. Ялгыш фикер бу. Холестеринны нейтральләштерер өчен, шулпа әзер булыр алдыннан, анда помидор, аеруча күбрәк яшел үләннәр - суган кыяклары, сельдерей, шөет, кинзә салырга кирәк. Йөрәктәге ишемия авыруы, артериаль гепортония, панкреатит, холецистит белән интегүчеләргә, әлбәттә, яшел үләннәрне менюга кертмәскә киңәш ителә.

ЕЛЫНА БЕР ТАПКЫР ЯШЕЛЧӘДӘН КОКТЕЙЛЬ ТӘМЛӘГЕЗ!

Кабыгы белән бергә лимон, кара торма (черная редька), керән, сарымсакны иттарткыч аша үткәреп, тигез күләмдә бал белән бутагыз. Җылы урында, авызы ачык савытка салып, көн саен яхшылап бутап, 2 атна төнәтегез. Беренче 4-5 көндә 2-3 аш кашыгы коктейльне, ашаганнан соң, көненә 4 тапкыр кабыгыз, аннары катгый рәвештә 1 аш кашыгын шулай ук көненә 4 тапкыр йотыгыз, 1 курста 1-1,5 литр катнашманы эчәргә кирәк.

БУЫННАРНЫ ДӘФНӘ ЯФРАГЫ ЯХШЫ ЧИСТАРТА

*15-20 яфрак өстенә 1 литр су салыгыз да, кайнатып чыгарганнан соң, талгын утта 5 минут кайнатыгыз. Аннан термоска салып, 3-4 сәгать төнәтегез. Сөзегез, суытыгыз да 10-12 сәгать дәвамында әз-әзләп кенә эчегез. Дәфнә яфрагыннан ясалган кайнатманы өч көн рәттән, елына бер кабат кына эчәргә. Процедура алдыннан мотлак 1 литр җылы судан чистарткыч клизма эшләгез. Дәфнә яфрагы - көчде дәвалау чарасы ул, шуңа да аны бик сак куллана белергә кирәк. Ашказаны, эчәкләрнең авыртуын тойсагыз, бу дару сезгә ярамый дигән сүз. Куллануны шунда ук туктагыгыз.

*Эмаль кәстрүлгә 1 стакан вакланган көнбагыш тамырын салыгыз һәм 3 литр су өстәп, 1-2 минут кайнатыгыз. Сөзегез һәм 2-3 көн дәвамында эчегез. Дәвалануны елына бер тапкыр үтәргә, курс дәвамы - 3 атна. Кайнатманы эчкән вакытта, туклану рационына ачы, тозлы, ысланган ашамлыкларны, маринадлар, тәмләткеч, серкәне кертмәү мөһим.

*1 стакан вакланган петрушка тамырын 0,5 литр кайнар сөткә салып, термоста бер төн тәнәтергә. Кайнатманы иртән аш савытына агызып, иртән, көндез һәм йоклар алдыннан ашарга. Дәвалану укрсы - 10-12 көн.

*2 аш кашыгы дөгене 1/2 литр суга салып бер тәүлек төнәтергә. Аннары дөгене юып, яңа су салырга. Моны 5 көн кабатларга. Алтынчы көнгә суны түгеп, дөгедән суда гына, тоз да салмыйча, ботка бутагыз. Бу ботканы иртә белән ач карынга ашагыз. ТИк аннан соң, 4 сәгать авызга бернәрсә дә капмаска кирәк. Дәвалану курсы - 40 көн.

Чыганак: Бөгелмә авазы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X