Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Хатын-кызлар колагына! Бәхетле булу серләре...

- Буш вакытыгызда ял итәргә өйрәнегез. Эштәге проблемалар хакында уйламаска тырышыгыз. Барлык борчу-мәшәкатьләрне башыгыздан чыгарып атыгыз, тынычланыгыз. Чебен дулап тәрәзә вата алмый! - Бервакытта да ярдәм сорарага кыенсынмагыз. Әйтик, сез өй җыештырганда, ирегез кибетләрдән азык-төлек алып керсен. Яисә, әниегез яки кайнанагызның ярдәменнән баш тартмагыз! Берүзегез генә барыбыр бөтен эшне дә...

- Буш вакытыгызда ял итәргә өйрәнегез. Эштәге проблемалар хакында уйламаска тырышыгыз. Барлык борчу-мәшәкатьләрне башыгыздан чыгарып атыгыз, тынычланыгыз. Чебен дулап тәрәзә вата алмый!

- Бервакытта да ярдәм сорарага кыенсынмагыз. Әйтик, сез өй җыештырганда, ирегез кибетләрдән азык-төлек алып керсен. Яисә, әниегез яки кайнанагызның ярдәменнән баш тартмагыз! Берүзегез генә барыбыр бөтен эшне дә эшләп бетерә алмаячаксыз!

- Ял итү өчен массаж яисә аромаванналар да яхшы булыша.

- Хатын-кызга үзен бәхетле һәм яхшы хис итәр өчен, үз үзе белән беръялгызы калу мөмкинлеге дә кирәк.

- Дус кызларыгыз, сезгә кызыклы шәхесләр белән аралашуны чикләмәгез. Мода, балалар һәм башка сезнең өчен мавыктыргыч булган темаларга «ләчтит сату» да - үзенә күрә терапия.

- Зарланудан башы чыкмый торган, төксе кешеләрдән читтәрәк торыгыз. Гомумән, үз-үзеңне бәхетле хис итәр өчен иң аралаша торган даирәңне тискәре энергетикалы кешеләрдән аралау зарур.

- Ял иткәндә, аш бүлмәсендә, көзге каршында - мөмкинлек булган һәр очракта музыка тыңлагыз. Китаплар укыгыз, спектакль, фильмнарга йөрегез!

- Яман гадәтләрдән - тәмәке, спиртлы эчемлекләрдән баш тартыгыз. Сәламәт яшәү рәвеше, спорт, гимнастика, җәяү йөрү, йога сезгә һичшиксез ярдәм итәчәк!

- Үзегез өчен кызыклы булган әйберләр белән шөгыльләнегез. Әйтик, философия, сәнгать, кул эшләре һәм башкалар бик файдалы.

- Балаларыгыз бар икән, алар белән күбрәк аралашырга, вакытыгызны алар янәшәсендә үткәрергә тырышыгыз. бергәләп рәсемнәр ясагыз, пластилин әвәләгез. Гомумән, якын кешеләрегезгә булдыра алган кадәр ярдәм итегез. Кешегә яхшылык эшләү үзеңне бәхетле һәм мөстәкыйль итеп тоярга ярдәм итә.

- Башта кием шкафыгызны, аннан бүлмәгезне, фатирыгызны кирәкмәгән иске-москыдан арындырыгыз. Килешерсез, биш ел буе киелмәгән күлмәкне инде чыгарып ташларга яки башка берәүгә бирергә дә мөмкин. Кулланылмый торган нәрсәләрне саклап яту мәгънәсез генә түгел, зыянлы да.

- Булганына шөкер итә башлаган мизгелдән, сез үзегезне бәхетле хис итәчәксез. Тормышыгызда ирешкән уңышларга, якыннарыгызга куанырга өйрәнегез. Ышаныгыз, сез - бик бәхетле кеше!

Чыганак: http://chelny-rt.ru/tt/the-news/item/4823-hatyin-kyizlar-kolagyina-b%D3%99hetle-bulu-serl%D3%99re

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев