Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ИММУНИТЕТ: МИН КҮТӘРӘМ, УЛ ТӨШӘ…

“А-а-а-пчи!”. “Исән бул!” “А-а-а-пчи!”. “Исән бул!”. Төчкерә-төчкерә арып беттеңме? Җитәр. Бүген без сиңа иммунитетны яхшыртуның 9 төп кагыйдәсен тәкъдим итәбез.

Ни кызганыч, бүгенге заман кешесенең имунитеты идеалдан ерак. Начар экология, дөрес булмаган туклану, яман гадәтләр, даими стресс – барысы да организмның хәлсезләнүенә китерә. Бүгеннән башлап иммунитетны ныгыта башлыйбыз! Син безнең беләнме?

1. Туклану. Яшелчә-җиләк җимешне мөмкин кадәр күбрәк ашарга тырыш, акрынлап майлы ризыклардан баш тарт. Көненә 4-5 тапкыр аз-азлап туклан. Иммунитет ныгытуның бер яхшы ысулы – киптерелгән җиләк-җимеш, бал, чикләвекләрдән катнашма ясау.

Эчемлекләргә килгәндә, үлән чәйләре, җиләк-җимеш (карлыган, кура җиләге, бөрлегән, гөлҗимеш) чәе эч.

2. Физик активлык. Физик күнегүләр яса, аларны саф һавада ясасаң, тагын да шәп. Йөгерү дә – спорт, акрын гына атлап бару да – спорт. Күңелеңә хуш килгәнен сайла. Сүз уңаеннан, физик күнегүләр сәламәтлекне ныгыту белән беррәттән, кәефне дә күтәрә.

3. Кояш яктысы. Кояш – яшәү чыганагы, аның нурлары астында булу тынычландыра, кәефне күтәрә.

4. Су. Белүебезчә, су организмыбызда зур роль уйный, ул тиешле күләмдә эчелгәндә иммунитетың сиңа рәхмәт әйтер.

5. Йокы. Төннәрен йокысыз уздыручы кешеләр авыруга тиз бирешүчән була. 3 тәүлек рәттән юньләп йокламаганда организмның вирусларга каршы торучанлыгы 30 %ка кимүе расланган.

6. Тынычлык. Стресслар – иммун сиистемасының дошманнары. Үзеңне тынычландыра торган шөгыль тап: китап укы, дусларың белән аралаш һ.б.

7. Җылы ванна. 38-40 градус җылылыктагы суда тән изри, кан тамырлары киңәя, кан әйләнеше яхшыра, ә димәк, иммун системасына да яхшы тәэсир итә.

8. Контрастлы душ. Иртәнге зарядкадан соң контрастлы душ керүдән дә шәбрәк нәрсә була алмый!Әмма моңа акрынлап күнегергә кирәк.

9. Мунча. Берничә атнага бер булса да, мунча кер.

Сәламәт бул!

 

Чыганак: Ялкын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X