Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Исерек йөртүче полицейскийлар белән сугышкан

22 мартта төнге өчтә Буаның Әйләнеч юлында исерек йөртүче полицейскийлар белән сугышкан, дип яза җирле басма. Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ЮХИДИ инспекторлары "Лада Ларгус"та 1980 елгы исерек йөртүчене туктаталар. Бу ир-атның икенче тапкыр салмыш килеш эләгүе. Йөртүче нык агрессив була, инспекторларга буйсынмый, кулын күтәрә. Нәтиҗәдә аны тынычландыру өчен...

22 мартта төнге өчтә Буаның Әйләнеч юлында исерек йөртүче полицейскийлар белән сугышкан, дип яза җирле басма.

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ЮХИДИ инспекторлары "Лада Ларгус"та 1980 елгы исерек йөртүчене туктаталар. Бу ир-атның икенче тапкыр салмыш килеш эләгүе. Йөртүче нык агрессив була, инспекторларга буйсынмый, кулын күтәрә.

Нәтиҗәдә аны тынычландыру өчен вакытлыча тоткарларга мәҗбүр булалар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эше бара.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев