Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Итекченең итеге... бармы?

Суга, калкавычка карап утыручыларны - балыкчыларны аңлап бетермәүчеләр аз тү­гел. Хәер, моның серен, сәбә­бен алар үзләре дә аңлый, аңлата алмый икән бит! Җәен бер хәл, утыз градус салкында да, кар-буранда да боз өстендә туңып-бөрешеп утыруны аңлап була димени?! Күптән түгел Балтачта үткән чираттагы балыкчылар бәйге­сен­дә үзләре белән аралашырга, сер­ләрне-сәбәпләрне ачыкларга...

Суга, калкавычка карап утыручыларны - балыкчыларны аңлап бетермәүчеләр аз тү­гел. Хәер, моның серен, сәбә­бен алар үзләре дә аңлый, аңлата алмый икән бит! Җәен бер хәл, утыз градус салкында да, кар-буранда да боз өстендә туңып-бөрешеп утыруны аңлап була димени?!


Күптән түгел Балтачта үткән чираттагы балыкчылар бәйге­сен­дә үзләре белән аралашырга, сер­ләрне-сәбәпләрне ачыкларга җай чыкты. Районда андый фанатлар шактый икән! Бишенче ел рәттән зурлап үткәрелүче бу бәйгенең быелгысына күрше-тирә районнардан, Казаннан, хәтта Әлмәттән кадәр килүчеләр бар. Оештыручылар - "Хыял" яшьләр үзәге егет-кызлары кайнар чәй, коймак, музыканы да онытмаган.


Без барганда инде ярышлар башланган, беренче җиңүче ачык­ланган иде. Алмаз Фазыл­җанов "Беренче балык тотучы" булырга өлгергән. Районның "баш балыкчысы" Илдус Галиев белән сөй­ләшәбез.


- Көн салкын булгач, үткәр­мәссез дигән идем, - дим.


- Балыкчы салкыннан курка белми бит ул. Буран ни, салкын ни, районда гына түгел, 200-250шәр чакрымдагы Кама, Идел­гә йөрү­челәр күп. Берләшәбез дә чыгып китәбез. Безгә балык эләгү мөһим түгел. Балык ул - бонус кына. Аны кибеттән сатып алсаң, күпкә очсызрак чыга... Бу - бик кыйммәтле шөгыль, менә әлеге тишә торган бур гына да 12 мең сум тора, башка җайланмалар, җим, бензин чыгымнарын кушкач, үзең тотканы чын мәгънә­сендә алтын балыкка әй­ләнә. Нәрсәгә тотасыз, йөрисез ди­сез­ме? Иң мөһиме - җан рәхәтлеге, көч, энергия... Моны балык тотып карамаган кеше аңламый.


Буш вакытларын бушка сарыф иткән кебек тоелган балыкчылар дөньясы, дөрестән дә, без аңлап бетерә алмый торган сер­ләр белән тулы икән. Кем белән генә сөйләшсәң дә, бу турыда шулкадәр илһамланып, хисләнеп сөйли, чын-чыннан гаҗәп. Кышын балык тоту өчен чираттагы ялын алучы, 35-40 градус салкыннан да, унар чакрым җәяү йөрүдән дә курыкмаучы Рамил Нигъмәтуллин, "балык чиертү, калкавычның бер селкенеп ки­түе ул - төшләргә керә торган мизгел" диюче Фәнис Галиуллин, 50 еллык балык тоту стажы булган Кәрам Зыятдинов һәм башкалар белән сөйләшүдән шуны аңладым. Әйтик, беренче бозда һәм язын су күтәрелгәч, суга баткан, агып киткән балыкчыларны барыбыз да "башсызлар" дип тиргибез, баксаң, нәкъ менә шул чорда балык күп керә, фанатлар шуңа "башсызлана" икән.


Әле үзләре аңлап бетермәгән серләр дә бихисап. Менә, мә­сәлән, янәшә генә ике балыкчы утыра. Араларында - өч метр. Кәрам абый Зыятдинов балыкларны "чүпләп" кенә тора без барында, санаулы минут эчендә генә дә дүртне тартып чыгарды, хәтта балыкчылар арасында тоткан балыкларны санарга ярамый, юкса, керми башлый дигән ырым да тәэсир итмәде, ә Рамил Галимҗановка бер балык та керми. Әмма күңелен төшерми. "Кичә Камадан да буш кул белән кайттым", - ди ул.


Хәер, балык кермәгәнгә, буш кайтканга бик көенми икән балыкчылар. Танылган гөмбәче Җәлил хәзрәт Фазлыев әйткән­дәй, "... булса, булды дип сөенә­ләр, булмаса, чистартасы-эшкәр­тәсе юк" дип...

("Ватаным Татарстан", /№ 36, 16.03.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев