Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

КАЕН БӨРЕСЕ СИХӘТЕ

Каен бөресен агачта сок хәрәкәте башланганда, бөреләр бүрткәч, әмма әле яфрак ярганчы җыярга кирәк. Бер генә яфрак чыкса да, соңга калган буласыз. Гадәттә, бу март башы-урталарына туры килә. Моны коры көнне эшләгез. Бер каенның бөреләрен күп кисмәгез, агачка зыян китермәскә кирәк. Язын аны киптерүе авыр. Бүлмәдә кипмәсә, духовкага куегыз, температураны...

Каен бөресен агачта сок хәрәкәте башланганда, бөреләр бүрткәч, әмма әле яфрак ярганчы җыярга кирәк. Бер генә яфрак чыкса да, соңга калган буласыз. Гадәттә, бу март башы-урталарына туры килә.
Моны коры көнне эшләгез. Бер каенның бөреләрен күп кисмәгез, агачка зыян китермәскә кирәк. Язын аны киптерүе авыр. Бүлмәдә кипмәсә, духовкага куегыз, температураны +30 оСтан арттырмагыз. Кипкән бөре
2 ел саклана.
Каен бөресе бәвелне куа, канны чистарта, тирләтә, иммунитетны ныгыта, аны подагра, ревматизм, тире авыруларыннан, геморройдан файдаланалар.
Салкын тигәндә, грипп йоктырганда, кичтән 1 стакан кайнар суга 1 чәй кашыгы вакланган бөре салып, берничә минут төнәтергә. Чәй кебек эчәргә һәм төренеп ятарга. Ул тирләтә, иммунитетны ныгыта.
Ревматизм борчыганда, мазь ясап карагыз. 250 г атланмай, 250 г каен бөресе кирәк. Эмаль кәстрүлгә 1,5-2 см биеклектә вак итеп туралган атланмай, өстенә шулкадәр үк бөре салырга. Шул рәвешле бөре белән майны чиратлаштырырга. Савытны герметик итеп ябарга. Капкачның кырыйларын камыр белән ябыштырып куярга була. Кәстрүлне 15 сәгать сүрән духовкада тотарга. Аннан капкачын ачып суытырга. Катнашманы марля аша сөзеп, банкага тутырырга. Нәтиҗәлерәк булсын өчен, 25 г камфара кушарга мөмкин. Мазьны суыткычта сакларга.
Сызлаган буыннарга шушы мазьны сөртергә була. Өстенә пленка капларга һәм җылы итеп төрергә. Берничә процедурадан соң ук хәлнең яхшыруы сизелә.
Геморройдан төнәтмә ясарга була. 1 стакан вак итеп туралган яки төелгән каен бөресенә 0,6 л үсемлек мае кушып, 40 көн төнәтергә. Аннан 50 шәр г дару ромашкасы һәм сары мәтрүшкә өстәргә. 3 атна төнәткәч, дару әзер була. Көн саен арт юлга сөртә аласыз. Ул геморрой төеннәрен тиз төзәтә. Бу төнәтмә дерматиттан да файдалы, косметологиядә дә уңышлы кулланыла.

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев