Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Камил Сәмигуллин: 24 мең сум акчасы булган кеше корбан чалырга тиеш

Мөселман өммәте Корбан гаетенә әзерләнә. Быел олуг дини бәйрәм 12 сентябрьгә туры килә. Мәгълүм ки, мөселманнар Ураза бәйрәменнән соң 70 көн үтүгә Корбан бәйрәмен көтеп ала. Мәчетләребездә бәйрәм намазлары укыла, корбаннар чалына, туганнар, дус-ишләр мул табыннар артына җыела. Дин белгечләребез раслаганча, Корбан гаетенең асылында Аллаһыга якынаю теләге ята. - Әлеге...

Мөселман өммәте Корбан гаетенә әзерләнә. Быел олуг дини бәйрәм 12 сентябрьгә туры килә. Мәгълүм ки, мөселманнар Ураза бәйрәменнән соң 70 көн үтүгә Корбан бәйрәмен көтеп ала.

Мәчетләребездә бәйрәм намазлары укыла, корбаннар чалына, туганнар, дус-ишләр мул табыннар артына җыела. Дин белгечләребез раслаганча, Корбан гаетенең асылында Аллаһыга якынаю теләге ята.

- Әлеге зур бәйрәмдә гает намазлары укыла. Аллаһы Тәгалә ризалыгына корбаннар чалына. Бары тик изге һәм игелекле эшләр, гамәлләр генә башкарырга тиешбез. Һәр мөселман Аллаһның рәхмәтенә ирешергә омтыла. Корбан бәйрәме мөселманнар өчен зур, шатлыклы көн. Бу көнне һәркемнең күңеле бары тик изгелек, миһербанлык белән генә рухланган булырга тиеш. Үпкәләүләр, бере-береңә ачулар булырга тиеш түгел, - ди дини аксакалларыбыз.

Бу көн турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм әйткән: "Дөреслектә, бу көнебезне намаз уку белән башларбыз, аннан кайтып корбаннарыбызны чалырбыз. Шулай эшләгән бәндә сөннәтебезне үтәгән булыр".

Аллаһның рәхмәтенә якынайта торган изге Корбан бәйрәме тирән мәгънәгә ия. Гарәпчә бу бәйрәм "Гыйд әл-әдха" дип атала. "Әдха" сүзе "корбан чалу" дигәнне аңлата. Мәгълүм булганча, корбан чалу йоласы безгә Ибраһим галәйһиссәлам белән Исмәгыйль галәйһиссәламнән калган. Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, Аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешә. Бу хакта Аллаһ Раббыбыз Коръәндә Үзе әйтә: "Аларның (корбанга чалынган хайваннарның) ни ите, ни каны Аллаһка түгел, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз гына ирешә" ("Хаҗ" сүрәсенең 37 нче аяте). Коръәндә "Кәүсәр" сүрәсенең икенче аятендә: "Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал!" - диелгән.

Тәкъва булган, Аллаһны чын күңелдән сөйгән кеше корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалып, корбанлык итен гаиләсенә, кунакларга һәм күршеләргә, фәкыйрьләргә һәм мескеннәргә өләшә, аларның күңелләрен күтәрә. Шулай итеп, ул Аллаһның ризалыгына ирештерә торган гамәл кыла.

Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдергәнчә, быел нисаб күләме 24 мең сум тәшкил итә. «Казыйларыбызның тәкъдиме буенча, Корбан гаете көнендә кешенең 24 мең сум акчасы бар икән, димәк, ул корбан чалырга вәҗиб (тиешле) була. Ә инде акчасы азрак булса, үз иркендә. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, өч көн дәвам итә», - ди дин лидерыбыз.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев