Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Киемгә мөнәсәбәт нәрсә аңлата?

Киемгә мөнәсәбәтенә карап, кешеләр берничә төргә бүленә, ди белгечләр.

Нәзберек мөнәсәбәт. Яшен, физик кимчелекләрен исәпкә алып киенә. Гадәттә, классика яклы була, килешле костюмнан йөри, ачык төсләрдән кача.

 

Акыллы мөнәсәбәт. Кием сайлаганда сыйфатына һәм уңайлылыгына игътибар бирә. Аның шкафында артык һәм очраклы кием булмый. Бер киемне унар ел да кияргә мөмкин.

 

Ни кирәген белмәү. Киемне сәгатьләр буе сайлый, әмма соңыннан барыбер ошатмый. Мондый хатын-кызга мактау сүзләре әйтеп азапланмагыз — ышанмаячак.

 

Аерылып торырга омтылу. Нигездә, иҗат кешесе. Кычкырып торучы киемнәр, ачык төсләр ярата.

 

Дәрәҗәңне белеп киенү. Аны киеменә карап каршы алалар, киеменә карап озаталар. Ул матди һәм социаль дәлилләр өчен киенә.

 

Киемгә бәйлелек. Яңа кием-салым алырга ярата. Шкафы тулы, әмма анда, гадәттә, бер-берсенә туры килерлек, килештереп киярлек кием булмый.

 

Гадәти мөнәсәбәт. Башкалар кебек киенергә тырыша. Шуңа күрә базар киеменә өстенлек бирә.

 

 

Түбәндәгеләрне истә тоту да зыян итмәс

 

 

* Чит илгә чыкканда андагы гореф-гадәтләр белән кызыксыныгыз. Әйтик, кыска итәктә йөргән өчен Канадада сезне кулга алырга, Камбоджада штрафка тарттырырга, кайбер мөселман илләренә бөтенләй кертмәскә мөмкиннәр. Флорида штатында да мондый киемнәр канун буенча тыелган. Хәтта АКШ та ябык киемнәр яклы икән. Әйтик, анда артык ачык су коену костюмы кию рөхсәт ителми.

 

* Күп кенә Америка һәм Европа миллионерлары кешедән аерылып торырлык итеп, ягъни артык затлы-кыйммәт киенеп йөрүне әдәпсезлек дип саный.
 

Чыганак: Кызыл Таң

 

 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев