Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

КИПТЕРЕЛГӘН ҖИЛӘК-ҖИМЕШЛӘР

Киптерелгән җиләк-җимешләрнең барысы да файдалы. Шулай да алар арасында кеше сәламәтлегенә аеруча сихәтле булганнары бар. ИНҖИР - калкансыман биз эшчәнлеген җайга сала, организмнан паразитларны чыгара, яман шеш күзәнәкләренә каршы көрәшә. Халык медицинасында инҗир бронхитны дәвалауда кулланыла. Моның өчен аны сөттә кайнаталар. Сорырак, аксыл көрән төстәгесен сайлагыз. Гәрәбәдәй ялтырап торучысы күкерт...

Киптерелгән җиләк-җимешләрнең барысы да файдалы. Шулай да алар арасында кеше сәламәтлегенә аеруча сихәтле булганнары бар.
ИНҖИР - калкансыман биз эшчәнлеген җайга сала, организмнан паразитларны чыгара, яман шеш күзәнәкләренә каршы көрәшә. Халык медицинасында инҗир бронхитны дәвалауда кулланыла. Моның өчен аны сөттә кайнаталар. Сорырак, аксыл көрән төстәгесен сайлагыз. Гәрәбәдәй ялтырап торучысы күкерт белән эшкәртелгән.
КҮРӘГӘ - калий чыганагы. 5 күрәгәдә калий, тимер, В төркеме витаминнары, аскорбин кислотасының көндәлек нормасы тупланган! Киптерелгән абрикос йөрәккә файдалы, онкология чирләрен кисәтергә ярдәм итә. Эшкәртелгән күрәгә ачык кызгылт сары төстә була, андыена кызыкмагыз. Караңгырак төстәгесен, төшлесен алырга тырышыгыз.
ХӨРМӘ ҖИМЕШЕ (ФИНИК) - организмга көч кертә, салкын тигәндә, баш авыртканда файдалы, иммунитетны ныгыта, гомерне озынайта. Кеше хөрмә җимеше генә ашап берничә ай яши ала, анда организмга кирәкле барлык витамин һәм минераллар бар.
ЙӨЗЕМ бик яхшы антидепрессант, калкансыман биз чирләреннән ярдәм итә. Бер уч йөземдә 400 ккал, анда бор, марганец, калий, В төркеме витаминнары, тимер бар. Аксылы, гадәттә, күкерт белән эшкәртелгән була, аны суда тотарга, яхшылап юарга кирәк. Чын йөзем көрән яки кара төстә.
КАРАҖИМЕШ - ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге өчен файдалы. Эч катудан коткара, ашкайнату эшчәнлеген нормага салырга булыша. Гипертоникларга, йөрәге чирле кешегә файдалы, күз күремен яхшырта. Кофе төсенә кергән караҗимеш - кайнар суда пешекләнгән, аның файдалы үзлеге калмаган диярлек. Эшкәртелмәгән караҗимеш ялтырамый.

Чыганак: Тәмлетамак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев