Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кулыңдагы картаңның исемнәре...

Кесәсендә кимендә бер банк картасы йөртмәгән кешене табу кыен хәзер. Фермада сыер савучылар да хезмәт хакын Россельхозбанк картасы аша алырга күнегеп килә. Бухгалтериягә кереп мәшәкатьләнәсе юк, кесәңдә калын акча янчыгы йөртү мәшәкатеннән дә котыласың, кемгәдер әҗәт бирергә яисә биргәнеңне кайтарып алырга, акчалата бүләк ясарга ниятләсәң дә, компьютер төймәсенә басасың да...

Кесәсендә кимендә бер банк картасы йөртмәгән кешене табу кыен хәзер. Фермада сыер савучылар да хезмәт хакын Россельхозбанк картасы аша алырга күнегеп килә. Бухгалтериягә кереп мәшәкатьләнәсе юк, кесәңдә калын акча янчыгы йөртү мәшәкатеннән дә котыласың, кемгәдер әҗәт бирергә яисә биргәнеңне кайтарып алырга, акчалата бүләк ясарга ниятләсәң дә, компьютер төймәсенә басасың да озатасың акчаны.

Авыл кибетләрендә дә акчаны картадан гына түләү мөмкинлеге барлыкка килә башлады. Хушыгыз, "тере" акчалар, сау булыгыз, кесә төбендә шал­тырап йөргән металл тиеннәр! Ме­нә шушы уңайлы акча түләү катыргысы белән мошенниклар гына түгел, салым җыючылар да кызыксына башларга җыена икән хәзер. Кемнәрнеңдер "сул" хезмәт хакларын салым түләмичә генә карта аша алулары борчый аларны. Аннан соң бүләк дигәнең дә безнең өчен генә бүләк бит ул. Суммасы дүрт мең сумнан артып китә икән, ясак җыючы күзлегеннән ул бюджетны тулыландыру чарасы булып күренә. Ягъни кемдер синең туган көнеңә бүләк итеп картаңа 4 мең сум акча салган икән, рәхим итеп салым инспекциясенә барып декларация тутырып мәшәкатьлән.

Вакытында түләмисең икән, салымны барыбер тү­ләтәләр, шуңа өстәп бүләкнең 20 проценты күләмендә штраф та чәпиләр. Көлмәгез, биш мең сумлык бүләк өчен декларация тутырмаганга салым да, штраф та түләгән кеше яза бу юлларны. Әлегә болай гаилә эчендәге, дуслар арасындагы бүләкләүгә "налоговик"­лар борын тыга алмый иде. Моннан соң әгәр бүләкләү банк картасы аша башкарылса, эзтабар чиновниклардан салым түләмәгән өчен җәзалануың турында сәлам хаты килеп төшсә, гаҗәпләнмә.


Тоталь контроль системасында яшәү­гә күчү менә шундый кыенлыклар да вәгъдә итә безгә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев