Имеш, бу кеше лотереяда машина откан, үзенең җиңүче икәнлеген сайттагы исемлектән дә тикшерә ала. Ир-ат үзен исемлектән тапкач, шикләнмәгән дә, машина урынына 6 миллион сум акча алырга булган. Мошенниклар аңа моның өчен 80 мең сум комиссия күчерергә кирәклеген әйткәннәр. Нәтиҗәдә, ир-ат «комиссия»не дә күчергән, машинасыз, акчасыз да калган. Әлегә мошенникларның кем икәнлекләрен ачыклый алмаганнар.
Нет комментариев