«Мин үземнең кайгы-хәсрәт алып килүче хатын икәнемне аңладым…» [гыйбрәт өчен]
1523
0
Мин Зөфәргә яратып чыктым. Утыз ел элек булды бу хәл. Ул вакытта матур хыяллар, изге теләкләр белән кавыштык. Әмма бала тугач, арадагы мөнәсәбәтләр әллә нишләде. Зөфәр салгалый башлады. Өйдә әле ыжгырып торган каенана да бар. Бер дә үзебез теләгәнчә яшәп булмады. //Ватаным Татарстан// Кайчак эштән иртәрәк кайтып, ятып та торасым...
Мин Зөфәргә яратып чыктым. Утыз ел элек булды бу хәл. Ул вакытта матур хыяллар, изге теләкләр белән кавыштык. Әмма бала тугач, арадагы мөнәсәбәтләр әллә нишләде. Зөфәр салгалый башлады. Өйдә әле ыжгырып торган каенана да бар. Бер дә үзебез теләгәнчә яшәп булмады. //Ватаным Татарстан//
Кайчак эштән иртәрәк кайтып, ятып та торасым килә иде. Ирем белән үзебезчә генә яшәргә теләсәк тә, Зөфәр әнкәсен ташлап китә алмады. Арабызга әнкәй җитәрлек тыкшынды. Ирем эчүен дәвам итте. Анысына да ияләнеп беткән идем инде. Ә бер көнне күгемне кара болыт каплады. Зөфәр билгесез кешеләр белән сүзгә килгән дә, алар аны кыйнап ташлаганнар. Бу хакта безгә хәбәр ишетелгәндә, Зөфәрнең тәне суынган иде инде.
Ял саен үземнең балаларым да кайтып йөри. Олыгаеп барган мәлдә, күңелемә бераз тынычлык таптым. Элек белми һәм белеп кылган гөнаһларым өчен бик үкенәм. Минем язмышым башкаларга гыйбрәт булсын иде. Янәшәмдәге ирләрнең гомере аянычлы тәмамлануына әле дә үземне гаеплим. Беренче иремә бераз игътибарлы булып яшәсәм, бәлки без гомер көзләренә бергә керер идек. Ялгыз калган чакта әллә ниләр уйлыйм. Әмма башымдагы кирәкмәгән уйларны янымда бөтерелеп йөрүче чәчәк кебек ике кызым, "әбием" дип торган оныкларым куып тарата. Тик…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев