Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Минтимернең яраткан хатын-кызлары

8 март алдыннан «Татарстан» журналы Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты. Һәм без, әлбәттә инде, хатын-кызлар хакында сөйләштек - урамда яз бит! Татарстанның беренче Президенты яраткан хатын-кызлар Шәймиев фамилиясен йөртә. Һәркайсы аның тормышында үзенчәлекле роль уйнаган, һәркайсы турында ул бик күп кызыклы вакыйга сөйли ала, һәркайсына карата бик...

8 март алдыннан «Татарстан» журналы Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты. Һәм без, әлбәттә инде, хатын-кызлар хакында сөйләштек - урамда яз бит!

Татарстанның беренче Президенты яраткан хатын-кызлар Шәймиев фамилиясен йөртә. Һәркайсы аның тормышында үзенчәлекле роль уйнаган, һәркайсы турында ул бик күп кызыклы вакыйга сөйли ала, һәркайсына карата бик күп җылы сүзләре бар. Әнисе, әбисе, апалары, сеңлесе, хатыны, киленнәре, оныклары, оныгының кызы - барысы да хөрмәткә лаек иратның мактауга лаек сөеклеләре.

1-10

Шулай бервакыт Минтимер Шәриповичка «Казан» журналында басылган «Авылның беренче егете» дигән картина ошый. Аның авторы яшь рәссам Алексей Цыбисов булып чыга. Картина авторы, бу хакта ишеткәч, рәсемне Минтимер Шәриповичка бүләк итә. Шулай ук «беренче егет»нең тагын бер рәсемен ясый - Сәкинә тәрәзәсе каршында гармун тартып торган Минтимерне. Картинаның артына хезмәткәрләре мондый шигырь юллары да язып куя:

Көткән насыйбын гүзәл кыз.

Очрар да юлларымда,

Дияр: «Синеке йөрәгем -

Ал аны кулларыңа».

Хыял булып әверелер

Һәр сәгате, һәр көне,

Чын итә ала хыялларны

Без яшәгән Татарстанның

Иң кодрәтле егете!

ӘНКӘЙ ӘНКӘЙ ИНДЕ УЛ

- Минтимер Шәрипович, әниегез сезне нәрсәгә өйрәт­те? Аның турындагы иң җылы хатирәләрегез нинди?

- Әнкәем Нәгыймә мине бу тор­мышта кирәкле бөтен нәрсәгә өйрәтте. Гомерем буе ул минем янәшәмдә бара: карашы да, мөнәсәбәте дә, җәзасы да, рәх­мәте дә. Әни үрнәге - бала өчен иң шәп тәрбия ул. Чөнки баланы бары тик үз үрнәгеңдә генә тәр­бияләп була. Гаилә нинди булса, бала да шундый.

1-7

…Әнкәй әнкәй инде ул. Мин Һади Такташның мәктәптә укыганда ук өйрәнгән атаклы ши­гыреннән өзекне һич онытмыйм:

Ана! Бөек исем!

Нәрсә җитә ана булуга?

Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда.

Кыска да, аңлаешлы да, җый­нак та, һәм иң мөһим фикер әйтелгән. Бу юлларда - минем әнием дә, җәмәгатем дә. Сәкинә бәби табарга киткәч, мин, әлбәт­тә инде, төн буе йокламадым. Ниһаять шалтыраталар: «Ха­тыныгыз бәби тапты!» - диләр. Мин шунда ук Такташның әле­ге сүзләрен исемә төшердем, аларны кәгазь битенә яздым да, Сәкинә янына киттем. Такташтан да яхшырак әйтә алмас идем бит барыбер. Шигырьне укыгач, ул елап җибәргән. Бу - яңа гына әни булган хатын-кызның сөе­нечле күз яшьләре. Әле хәзер искә алганда да, аның күзеннән яшь ага - шулкадәр күңеленә ти­гән булган әлеге шигъри юллар. Бу да, бүгенгедәй, нәкъ 7 март көнне булган иде. Беренче улыбыз Айрат нәкъ тугыз айдан туды без­нең, 7 июньдә өйләнешкән идек.

Шунлыктан, әнкәем турында уйлаганда, аның безне кайгыртуын исемә төшерәм - безнең тамагыбызны туйдыру аның өчен бәхет булган икән бит. Ул за­манда бу җиңел булмаган шул. Мин гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килгәнмен, ә ул чакта ризык табу ай‑һай авыр булган бит. Әнкәем ниндидер үләннәрдән, кычытканнан, туң­ган бәрәңгедән дә телеңне йотар­лык тәмле кабартмалар пешерә иде. Булдыра алганча тырышты. Безнең тамак туйганны күргәч, әнкәемнең күзләре нурлануын һаман да хәтерлим әле. Безне сау-сәламәт итеп күрүенә дә әнкәйнең күңеле булгандыр.

Әнкәй безгә гомер биргән өчен генә дә аны яратмый мөмкин тү­гел. Асылда, ул сиңа үзен бәяләү хокукын да биргән, ә ничек бәяләү - анысы инде үз эшең. Ул булмаса, синең сүзләрең дә булмас иде бит - яхшылары да, аның синнән һичкайчан ише­тергә теләмәгәннәре дә… Әниле булу зур бәхет ул, һәм ана булу да Аллаһ биргән иң олы бәхет. Табигать нәселне дәвам итү сәлә­тен хатын-кызларга биргән. Без, ир-атлар, хатын-кызның эчке кичерешләрен, уйларын бер­кайчан да аңлый алмаячакбыз, ул үзенең яшерен уйларын әй­теп салырга бер дә ашыкмый. Аллаһы Тәгалә мине ишетсен һәм һәр хатын‑кызга ана булу бәхете тисен иде.

Безнең әниләребезнең хәзерге тормышны күрмәүләре аяныч. Ризык бихисап, балаларны нәрсә белән туендырыйм икән дип ин­тегеп баш ватасы юк. Хатын‑кыз хезмәтен җиңеләйтү өчен ни­кадәр җайланма уйлап табыл­ган хәзер - кер юу, савыт‑саба юу машиналары, краннан кай­нар су агып тора - көянтәләп ташыйсы да, учак ягып җылыта­сы да юк… Әнкәебез вакытында боларның берсе дә юк иде шул, ул шулкадәр арый иде - кайвакыт ашарга утыргач, кашыкны авы­зына да китереп җиткерә алмый­ча, йокыга китә иде…

Минем өчен иң үкенечлесе һәм инде төзәтеп булмаслык югалту - әнкәем янына сирәк кайтуым. Һаман вакыт җитмәде миңа… Тик бу акланыр өчен сәбәп түгел! Әти‑әни исән чакта алар белән ешрак күрешергә вакыт табу зарур. Аларга шул гына кирәк тә бит. Без бит аларның балалары, очрашуларны ничек тә кичектермәскә иде. Соңга калырга да мөмкинбез. Гомер бик тиз ага. Мин әнкәем яны­на сирәк кайттым. Безгә килгән чакларында исә, хәтерлим әле, ул сөйли дә сөйли, миңа бөтен нәрсәне сөйләргә тырыша, сөй­ләшеп туя алмый… Мин бит аның өчен ничә яшьтә булсам да са­бый. Мин исә, артык арыгангадыр инде, кайчак аның сүзен тыңлап та бетерә алмыйча йокыга китәм. Моның өчен мине Сәкинә дә гел ачулана иде. Менә шуңа үкенәм.

Кире кайтарып булмый шул ул вакытларны. Әнкәем бар иде, хә­зер инде ул юк. Туйганчы сөйлә­шергә дә өлгермәдем дип үкенеп утырырга гына калды.

МИНЕМ АПАЛАРЫМ

- Сез бервакыт «мине апа­ларым укырга өйрәтте» дигән идегез…

- Инде бакыйлыкка күчкән апа­ларым Дөргалия һәм Мәрзияне бары тик яхшы сүзләр белән генә искә алам. Без, сеңлем Мәдәния белән очрашканда, апаларыбыз һәм Хантимер абыебыз үрнәген­дә үсүебезне еш искә төшерәбез. Авылда шулай кабул ителгән бит: әти‑әни эштә, өлкәнрәк балалар кечерәкләрен кайгырта - бөтен тәрбия менә шул инде. Мәрзия апам мине китап укуга һәвәслән­дерде, Дөргалия апам исә, төн­нәрен йокламыйча, саклады - чираттагы китап белән мавыгып, керосин лампасын әйләндереп каплавымнан курыкты. Көндез укырга вакыт юк иде бит.

Без үсеп җиттек тә таралыштык, өлкән апабыз Дөргалия генә, кияүгә чыгып, авылда калды. Еллар үт­кән саен, ул һаман күбрәк әнкәйгә охшый барды. Без аның янына туган нигезгә кайткандай җыела идек һәм һәрвакыт аның аналарча кайгыртуын тоеп яшәдек.

Минем тормышымда зур роль уйнаган тагын бер хатын‑кыз­ны - беренче укытучым Хәдичә апаны да әйтеп үтәсем килә. «Апа» сүзенең мәгънәләре күп төр­ле: ул синнән өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызларга әйтелә. Укы­тучыбызга 18 яшь кенә булганга, без аны туган апабыздай якын күрә идек. Яшь булса да, ул бик акыллы һәм бөтен нәрсәне белә иде. Ул безне күп нәрсәгә - укырга, язарга, рәсем ясарга, биергә, Яңа ел бәйрәменә чыршы бизәргә өйрәт­те… Ә иң мөһиме - чын, лаеклы кеше булырга өйрәтүедер.

ЗАТЛЫ ӘБЕКӘЕБЕЗ

- Оныклар тәрбияләүдә әбиләрнең роле бик мөһим. Бер буын аша булган бәйлә­неш - иң ныклысы. Әмма кайвакыт әбиләр оныкларын артык иркәли дә. Сезнең ба­лачакның авыр елларга туры килүе аңлашыла, тик шулай да, әбиегез сезне иркәли идеме? Һәм сез хәзер үз оныкларыгы­зны иркәлисезме?

- Иркәли иде. Минем әбекәем Сәхипҗамал исемле, тик без аны Усы әбекәй дип йөртә идек - бездән сигез чакрым ераклыкта­гы Усы авылыннан ул җәяү килеп йөри иде. Легендар әбекәй ул. Бик пөхтә, һәрвакыт таяк тоткан, ал камзулдан, күчтәнәчкә пешкән йомырка яки татлы калач алып килә… Кайвакыт икешәр атна кунак була, безне чебешләрне, каз һәм үрдәк бәбкәләрен кар­чыгалардан сакларга өйрәтә иде. Шул вакытта төрле гыйбрәтле хикәятләр сөйли, яшәү серләренә төшендерә… Аның әкиятләрдән, мәкаль-әйтемнәрдән торган са­бакларын хәзергәчә хәтерлим әле Буранда калсаң нишләргә, кайсы үләннәр ашарга яраклы, кайсы җиләкләр агулы - боларның ба­рысын да безгә әбекәй өйрәтте. Без аның бөтен нәсыйхәтләрен үти идек. Милләт рухы әбиләрдән оныкларга күчә. Менә мин дә хә­зер, «Яңарыш» фонды эшләре белән шөгыльләнгәндә, әле­ге кыйммәтләрне оныкларыма тапшырырга тырышам. Алар мине хуплый кебек тоела. Рухиятне тор­гызу зарур, бу өлкәдә эш күп әле. Әмма бит бу вакытта үзең дә уңай якка үзгәрәсең, күңел сөенгәнгә, канәгатьлек хисе туа. Әйтәләр бит, иртән хатының белән ачула­нышмасаң - бу инде хәйриячелек, диләр. Чөнки, әгәр син эчтән ты­ныч булсаң, игелек эшләрлек теләк тә, куәт тә бар. Бу дөньяда бөтен нәрсә хатын-кыздан, яраткан ха­тын-кызлардан тора. Таш кыялар­ны буйсындырырлык куәтне безгә нәкъ менә алар бирә.

«ӨЙДӘГЕ ОППОЗИЦИЯ»

- Сезне таулар күчерергә рухландырган җәмәгатегезгә Президент хатыны исемен лаеклы рәвештә йөртү насыйп бул­ды. Өйләнешкән чакта исә сез бу кадәр үк югары дәрәҗәләр­гә ирешәсегезне, гаиләгезнең хакимият белән сыналачагын белмәгәнсездер, мөгаен. Мин­тимер Шәймиев хатынының Президент Шәймиев җәмәга­тенә «әверелүе» ничек булды?

- Сәкинә белән бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булдык. Чын­лап торып. Әйе, шулай да була! Мин бишенче курста укыганда үземнең туган ягыма - Актаныш районына (ул чакта Калинин районы иде) диплом алды прак­тикасына кайткач таныштык. Клубта. Ул миңа бик нык оша­ды, шунда ук биергә чакырдым үзен. Бер тапкыр биедек. Анна­ры дүрт тапкыр рәттән дус кызы белән биедем. Бер генә максат белән - аңардан Сәкинә турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат алырга тырыштым. Аннары ике­сен дә өйләренә кадәр озаттым. Алар техникум тәмамлаганнан соң безнең район кулланучылар җәмгыятендә эшли иде, кечерәк кенә йорт биргәннәр үзләренә. Икесен дә җитәкләп барам: дусты Ританың кулыннан йомшаграк итеп, Сәкинәнекен кысып тоттым. Рита өйгә кереп качты, Сәкинә исә кулын тартып ала алмады. Ул башта миңа бераз үпкәләбрәк: «Йә, нәрсә инде син, Рита белән биисең, ә мине җибәрмисең?» - диде. Миңа ни өчен аның дус кызы белән биюемне аңлатырга туры килде.

1-3

Аннары мине Мөслим районына эшкә җибәрделәр. Мин Сәкинәне дә үзем белән китәргә үгетләдем, тик ул ризалашмый гына бит - янәсе, Казанда укып бетерергә кирәк бит әле. Мин сагынам, юк­сынам, янына барам - ә ара якын түгел… Көтмәгәндә миңа колхоз рәисе булып эшләүче әткәй ярдәм итте. Аңа да Сәкинә бик ошый икән. Ул безнең очрашуыбызны белмәгән, бер тапкыр күргәч, ошатып калган да, гел күз уңын­да тоткан. «Өйләнергә кирәк сиңа, әнә, кулланучылар җәмгыятендә бер яхшы кыз эшли», - ди беркөн­не. Аның башта укуын тәмамлар­га, аннары гына кияүгә чыгарга җыенуын ишеткәч, вакыйгалар­ны тизләтергә булды һәм Казанга Сәкинәнең әнисе янына кыз ярә­шергә китте. Аны да, абыйсын да күндерә алган бит. Сәкинәгә дә ризалашырга туры килде. Шу­лай итеп без өйләнештек, һәм мин Сәкинәмне Казаннан ак пароходта алып киттем… Бу - минем тор­мышымдагы иң бәхетле көнем!

Президент хатынына «әйләнү­гә» килгәндә исә… дөресен әйтим, баштарак аның бер дә үзгәрәсе килмәде. Башта, Минзәләдә «Сель­хозтехника» районара берләш­мәсендә идарәче булып эшләгән җиремнән Казанга күчергәндә, ул катгый каршы иде. Чөнки без­нең үз хуҗалыгыбыз, директор йорты бар иде. Аңа анда бик ошый, ул оҗмахтагы кебек яшим, дия иде, Казанга бер дә кайтасы килмәде. Ә инде мин президент булгач, пре­зидентлыкның кайчан тәмамлана­чагын көтеп яшәде. Гомумән ал­ганда, «өйдәге оппозиция» булды, мин аны, шаяртып, шулай атыйм.

Гомумән, ул минем өйдә озаграк торуым турында хыялланды һәм мин республика президен­ты вазифасыннан киткәч, җиңел сулап куйды. Әмма иртәрәк ты­нычланды шул! Без Болгар белән Зөяне яңартырга тотындык, һәм мин тагын көне‑төне эштә югала башладым. Ул һаман хыялына ирешмәде кебек…

1-6

КИЛЕННӘРЕМ БЕЗГӘ ИСКИТКЕЧ ОНЫКЛАР БҮЛӘК ИТТЕ

- Сезнең ике улыгыз бар, алар армиядә дә хезмәт ит­кән, атаклы автоузышчы­лар да - мондый балалар - һәр әтинең горурлыгы. Шулай да һәр әти кыз бала турында да хыяллана. Киленнәрегез сезгә кызыгыз кебек якын­мы? Улларыгыз сайлап алган кәләшләрдән канәгать кал­дыгызмы?

- Билгеле инде, без дә кыз бала турында хыялландык. Тик бит элегрәк менә ничек - хатын‑кыз­га декрет ялы нибары дүрт айга бирелә иде. Бәби тапканчы ике ай һәм тапканнан соң ике ай. Аннары исә эшкә чыгу - мәҗбүри. Сәкинәгә ике кечкенә бала белән бик кыенга туры кил­де, мин иртәнге дүрттә китеп, төнлә генә кайта идем. Безгә әбиләр дә, бала караучылар да ярдәм иткәләде… Тик тагын бәби алып кайтмавыбызның төп сәбәбе менә шунда гына. Ә алып кайтасы булган икән!

Киленнәремә мөнәсәбәтем яхшы, улларым үзләре сайла­ды, мин фикеремне такмадым - аларның үз гомере, үз язмышы. Казанга Сәкинәне ярәшергә барган әткәем кебек булмадым. Әйе, улларыбыз үзләре сайлады, безгә моның белән килешергә генә калды. Киленнәребез безгә искиткеч оныклар бүләк итте.

1-12

- Гади хатыннан Президент хаты­нына әверелүгә килсәк… дөресен генә әйткәндә, Сәкинә бу «әве­релеш»кә әллә ни сөенгәндер, дип әйтә алмыйм. «Frau Сакина» дип язып куйган әлеге фотография­нең артына Минти­мер Шәрипович.

1-5

МИНЕМ БЕЛӘН ОНЫКЛАР ИДАРӘ ИТӘ

- Камилә - беренче оныгы­гыз. Сезнең аны ничек яратуы­гыз һәркемгә мәгълүм. Ләйләне дә шулай ук яратуыгызны белә­без. Алар турында сөйләгез әле. Сез оныкларыгызны нәрсәгә өйрәтәсез һәм алар үзләренең бабаларын нәрсәгә өйрәтә?

- Оныклар һәр елны, каникул­ларын безнең белән Боровое Ма­тюшинода уздыра иде. Камилә­не шахмат уйнарга өйрәтүемне хәтерлим, аның үзенең өйрәнәсе килде. Аңа бөтен нәрсә кызык иде. Бик күп китап укыды, җиденче сыйныфта укыганда үз теләге белән Достоевскийның бөтен әсәр­ләрен укып чыкты. Укырга ярату аңа миннән күчкәндер. Мин китап һәм журналлар укырга бик яра­там. Электрон формат түгел, кәгазь кирәк. «Казань» журналы үзгәрә башлагач, заманча, кызыклы, укылышлыга әйләнгәч, бик сөен­дем. Хәзер менә «Татарстан» өчен шатланам, чөнки журнал укучыга якынайды, кешелеклерәккә әй­ләнде. Икесен дә яздырып алабыз.

Институтта укыганда, беренче курстан соң, Камилә МГИМОга күчәргә теләвен әйтте. Күчте дә. Анда таләп ителгәнчә берен­че курска түгел, бөтен кирәкле имтиханнарны бик яхшы биреп, икенче курска күчте. Ул безнең гел шундый эшлекле, тәвәккәл, үз дигәнендә нык торучан. Кияүгә чыккач, мондый командир­ларча холкы белән нишләр инде, дип уйлый идем. Әмма искиткеч назлы һәм игелекле әни булып чыкты - улы Робертны бик яра­та, аның өчен җанын ярып би­рергә дә әзер.

Ләйләне исә Айрат улым минем туган көнемә бүләк итте. Шалты рата: «Әти, бүләкне кабул ит!» - ди. Хәзер оныгым белән бер көнне ту­ган көннәребезне бәйрәм итәбез.

Гомумән алганда, оныкларым да, оныгым Тимурның кызы Руслана да бар инде хәзер. Аңа бер яшь, рәхәтләнеп тәпи йөри. Оныкла­рыңның баласын күрү олы бәхет ул. Алар безнең нәселнең дәвамы, Сәкинә белән минем бу җирдә кал­дырган эзем бит.

ЯЗ БЕЛӘН СЕЗНЕ, КАДЕРЛЕЛӘРЕМ!

- Шәймиевләр гаиләсе ха­тын-кызлары нинди алар? Төрле буыннарда нәрсә дә бул­са кабатланамы? Алар Шәйми­ев булмаганнардан ни белән аерыла?

- Әлбәттә, минекеләр дә һәм­мәсе Шәймиев түгел инде хә­зер… Камилә дә, кияүгә чыккач, фамилиясен алыштырды, тик бу мөһим түгел. Минем аларның барысын да яратуым мөһим. Та­гын әле алар барысы да, Сәкинә кебек, кунакчыл, хуҗалыкны алып бара белә, бик оста пешерә. Дөрес, хәзер мине Сәкинә пе­силәрне ашатканнан соң гына ашата. Бу мәчеләр мәрәкәсе әллә ничә елдан бирле килә. Сәкинә Шакировна песиләрне бик ярата. Мин исә яратмыйм. Миндә алар­дан аллергия башлана. Шунлык­тан безнең өйдә мәче юк. Әмма әйләнә-тирәдәге бөтен мырауҗаннар бездә көненә өч тапкыр ашый. Сәкинә алар өчен махсус ашарга пешерә һәм минем этем­не алар янына җибәрми. Чөнки ул песиләрне өнәми… Шул рәвешле, безнең ишегалды ике өлеш­кә бүленгән кебек. Бер якта, во­льерда, эт, икенче якта - мәчеләр гвардиясе. Симезләр, ялкаулар… Болай ашаткач, алар үзләренә ри­зык табуны кайгыртмый башлый бит, дип сукранып та йөрим кайчагында. Тычканнар һөҗүм итеп, үзләрен әсир итмәгәе… Әмма барыбер колак салучы юк. Мин ияләндем инде.

1-11

- Әгәр сез гаиләгездәге бар­лык хатын-кызларны - әбиегездән алып оныгыгызның кы­зына кадәр бер табын тирәли җыя алсагыз, аларга нинди теләк теләр идегез?

- Булганнары өчен рәхмәт әй­тер идем! Миңа шундый җете, вакыйгаларга бай, кызыклы гомер биргәннәре өчен рәх­мәт. Бу тормышта минем белән яшәүләре өчен рәхмәт. Шундый яхшы балалар, оныклар, алар­ның балаларын бүләк иткәннәре өчен рәхмәт. Миндәге бөтен нәрсә алардан - минем сөекле хатын-кызларым тырышлыгын­нан бит! Яз белән сезне, кадер­леләрем!

Барлык хатын-кызларга иң изге теләкләр белән: Минтимер бабагыз.

1-8

Чыганак:http://protatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев