Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Әниләребез бәйрәмнәрдә бирелгән чәчәкләргә түгел,ә безнең тарафтан һәр көн игътибарга, хөрмәткә лаек

Күпсанлы бәйрәмнәр арасында күптән түгел генә барлыкка килгән Әниләр көне аерым бер урын алып тора. Әлеге бәйрәм һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә үткәрелә. Бәйрәмнең максаты-гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен ныгыту, җәмгыятьтә әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Бу көнне барлык әниләргә дә балалар тәрбияләүдәге һәм җәмгыятьтәге уңышлары өчен рәхмәт сүзләре әйтәләр, котлыйлар...

Күпсанлы бәйрәмнәр арасында күптән түгел генә барлыкка килгән Әниләр көне аерым бер урын алып тора. Әлеге бәйрәм һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә үткәрелә. Бәйрәмнең максаты-гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен ныгыту, җәмгыятьтә әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Бу көнне барлык әниләргә дә балалар тәрбияләүдәге һәм җәмгыятьтәге уңышлары өчен рәхмәт сүзләре әйтәләр, котлыйлар .

Теләсә кайсы сабыйдан: "Син кемне күбрәк яратасың?", - дип сорасаң, ул һичшиксез "Әниемне яратам!", - дип әйтәчәк. Бу тормыштагы иң гадел закончалыктыр мөгаен, чөнки без нинди генә булсак та, балаларга үзләренең әниләре ягымлылык, акыллылык һәм матурлыкның алыштыргысыз өлгесе булып торалар. Алар балаларга үзләренең бөтен барлыгын: мәхәббәтне, яхшылыкны, кайгырту һәм сабырлыкны бирәләр. Әни - безнең барыбыз өчен дә иң кадерле, олуг илаһи зат. Әни безгә тормыш бүләк иткән, ул гына һәрвакыт ягымлы һәм игътибарлы. Аналар йөрәгенә күпме мәхәббәт һәм сабырлык , күпме борчу-хәсрәт сыйганын беркем дә белми. Бала авырганда, аның белән берәр хәл килеп чыкканда, иң беренче әни ярдәм итә. Балалар үсеп буй җиткәч тә, алар шулай ук балалары өчен борчылалар. Әниләр безнең янәшәдә булганда да , бездән күп чакрымнар читтә яшәсәләр дә, һәрвакыт безнең белән тормыш сукмагыннан янәшә озата баралар. Аналарның балаларга булган мәхәббәте төрле киртәләрне һәм чакрымнарны да урап узарга сәләтле. Без кайларда гына йөрсәк тә, әниләрнең догалары, изге теләкләре төрле күңелсезлекләрдән, тормыштагы кыенлыклардан саклап торалар.Хәтта гомеренең соңгы минутларында да, алар үзләре турында түгел, ә балалары турында уйлыйлар, борчылалар.

Әниләребез үрнәгендә без намуслылык, гаделлек, ягымлылык кебек сыйфатларны үзебездә булдырырга, якыннарыбызны яратырга һәм хөрмәт итәргә , олысына һәм кечесенә карата игътибарлы булырга, акны карадан, яхшыны начардан аерырга, көчсезләрне якларга өйрәнәбез.

Без һәр елны балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар белән бергә әниләрне бәйрәм белән тәбриклибез, алар өчен шигырьләр, җыр-биюләр, бүләкләр әзерлибез.

Әниләр дә тамашачы кебек карап кына утырмыйча, бәйрәмдә катнашалар: балалар белән җырлыйлар, бииләр, уеннар уйныйлар. Сабыйларыннан котлаулар кабул итеп алганда үзләрен иң матур, иң талантлы, иң гаҗәеп, иң яраткан әни итеп хис итәләр.

Әниләребез бәйрәмнәрдә бирелгән чәчәкләргә түгел,ә безнең тарафтан һәр көн игътибарга, аңлауга, җылы сүзләргә, хөрмәткә лаек. Без аларны борчу -мәшәкатьләрдән сакларга тиеш, алар булмаса, бу катлаулы һәм гаделсез тормышта безне кем саклар?!

Ләйсән Сабирҗанова

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X