Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Рамазан аенда онкология диспансерында гыйбадәт бүлмәләре ачылачак

ТР Диния нәзарәтенең дәгъват юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров клиниканың баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков белән очрашты. 22 мартта, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват юнәлеше вәкилләре Республика клиник онкология диспансерында булдылар. Дәгъват юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров клиниканың баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков белән очрашты. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния...

ТР Диния нәзарәтенең дәгъват юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров клиниканың баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков белән очрашты.

22 мартта, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват юнәлеше вәкилләре Республика клиник онкология диспансерында булдылар. Дәгъват юнәлеше җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров клиниканың баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков белән очрашты. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда сүз яман шеш авырулары белән хастаханәдә дәваланучылар өчен гыйбадәт бүлмәләрен ачу турында барды. Алар мөселманнарга хастаханә шартларында намаз уку мөмкинлеген тудыру өчен башланган проектның гамәлгә ашырылуы хакында фикерләштеләр. Онкология диспансерында гыйбадәт бүлмәләрен ачу Рамазан аена планлаштырылды.

Шундый ук намаз бүлмәләре Республика клиник хастаханәсендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә, Регионара клиник-диагностика үзәгендә булдырылды. Алар мисалында гыйбадәт бүлмәләренең кирәклеге һәм ихтыяҗга лаек булуы раслана.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев