Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Ә сез сыр сөттән ясала дип уйлыйсызмы?

Коммерциягә нигезләнмәгән “Росконтроль” оешмасы сырларны тикшерү үткәргән һәм шаккатарлык нәтиҗәләргә килгән. Сыр җитештерүчеләр сөт мае урынына үсемлек майлары, зыяны хакында күп сөйләнгән пальма мае да куллана икән. Алай гына да түгел, кайбер сырлардагы гидрогенизация үткән сыек майлар кеше сәламәтлегенә зур хәвеф белән яный. Алар атеросклероз, йөрәк авырулары, инсульт һәм инфарктның сәбәпчесе булырга мөмкин.

Яхшы һәм дөрес итеп эшләнгән сыйфатлы сыр тулысынча сөт маеннан торырга тиеш. Кызганыч, тикшерү үткән кайбер сырларда ул бөтенләй табылмаган. Хәтта “сделано по ГОСТу” дигән сүзләргә дә ышаныч аз...

 

“Ялган” сырлар бүген халык күпләп йөргән “Ашан”, “Лента”, “Магнит”, “Пятерочка”, “Карусель” һәм башка супермаркетларда зур уңыш белән сатыла. Шуңа игътибарлы булыгыз: этикеткаларны укыгыз! Онытмагыз, сыйфатлы сырның килограммы 420 сумнан да ким тора алмый. Ә сәүдә челтәрләрендә ул 600гә дә җитәргә мөмкин...

 

Чыганак: Кызыт Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев