***Синең өчен***
Язмалар

***Синең өчен***

Сиренә Гатиятова шигыре

***Синең өчен***

Синең өчен генә минем күргәннәрем,
Кара төнне ак төсләргә күмгәннәрем!
Синең өчен янып- көеп,өзгәләнеп
Сары сагыш диңгезендә йөзгәннәрем.....
Сөенгәнем,шатланганым синең өчен,
Бик кадерле,якын шул син- минем өчен!
Синең өчен менәрмен мин биек тауга,
Арысам да,сиздермәмен,бетмәс көчем!
Сиңа бүләк итәр идем бар җиһанны!
Зәңгәр күкне,ай- кояшны,йолдызларны!
Синең өчен кирәк булса,бер тамчы су-
Тыным белән эретә алам,хэтта карны!
Синең белән миңа рәхәт,беләсеңме?
Күзләремнән нурлар тама, күрәсеңме?
Син бит минем бердэнберем,йөрәк парәм!
Синең өчен җаным фида,сизэсеңме?


Нет комментариев