Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

СОЯ СОУСЫ ВИТАМИННАРГА БИК БАЙ

Соя соусын бодай кушып әчетеп ясыйлар. Табигый әчетү бер ел тирәсе дәвам итә. Болай ясалганда гына соус сыйфатлы була. Барлыкка килгән сыеклыкны сөзеп, пыяла шешәләргә тутыралар. Табигый ысул белән әзерләнгән соя соусы витаминнар һәм аминокислоталарга бай. Ул кан әйләнешен яхшырта, организмны яшәртә. Соя соусының пыяла савыттагысын алыгыз. Сыйфатлы соус үтә...

Соя соусын бодай кушып әчетеп ясыйлар. Табигый әчетү бер ел тирәсе дәвам итә. Болай ясалганда гына соус сыйфатлы була. Барлыкка килгән сыеклыкны сөзеп, пыяла шешәләргә тутыралар.
Табигый ысул белән әзерләнгән соя соусы витаминнар һәм аминокислоталарга бай. Ул кан әйләнешен яхшырта, организмны яшәртә.
Соя соусының пыяла савыттагысын алыгыз. Сыйфатлы соус үтә күренмәле аксыл көрән төстә була.
Саклану вакытын тикшерегез. Табигый соус 2 ел тирәсе саклана. Составына соя, бодай, су, шикәр һәм тоз керергә тиеш. Кайчак җитештерүчеләр төрле тәмләткечләр дә куша. Соус составында бернинди консервант булмаска тиеш. Аш серкәсе, Е тамгалы кушылмалысын алмагыз. Яхшы соуста аксым микъдары 6-5 %тан ким булмый.
Сыйфатлы соя соусы арзан тормый. Бик арзанына һәрчак шикләнеп карарга кирәк.

Чыганак: https://vk.com/tamletamak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев