Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Өстәмә биш мең сум бирәчәкләр. Пенсия фонды район бүлегенең пенсияләр түләү, билгеләү төркеме җитәкчесе Алия Тимербаева белән шул турыда әңгәмә

Әйе, 2017 елның гыйнварында пенсия алучыларга өстәмә биш мең сум акча бирәчәкләр. 2016 елның 22 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин 385нче номерлы "Пенсия алучыларга өстәмә биш мең сум акча түләү турында"гы Федераль Законга кул куйды. Өстәмә акча кайчан һәм нинди тәртиптә биреләчәк? Әлеге сорауларга җавап табу өчен без Пенсия фонды...

Әйе, 2017 елның гыйнварында пенсия алучыларга өстәмә биш мең сум акча бирәчәкләр. 2016 елның 22 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин 385нче номерлы "Пенсия алучыларга өстәмә биш мең сум акча түләү турында"гы Федераль Законга кул куйды.

Өстәмә акча кайчан һәм нинди тәртиптә биреләчәк? Әлеге сорауларга җавап табу өчен без Пенсия фонды район бүлегенең пенсияләр түләү, билгеләү төркеме җитәкчесе Алия Әхмәт кызы Тимербаевага мөрәҗәгать иттек.

- Пенсияләргә өстәмә биш мең сум акча 2017 елның гыйнварында Россия Федерациясендә яшәүче һәм 2016 елның 31 декабренә кадәр пенсия алган барлык гражданнарга да биреләчәк. Пенсия фонды өстәмә акчаны элеккеге документларга нигезләнеп билгели. Шуңа күрә моның өчен район пенсия бүлегенә килергә дә, гариза язарга да кирәкми. Республика буенча 1 миллион 121 мең, район күләмендә 4 мең 467 кешегә өстәмә биш мең сум акча түләнәчәк. Пенсияләргә биш мең күләмендәге өстәмә түләү эшләүче, эшләмәүче пенсионерларга да бердәй шартларда биреләчәк.

- Арада ике пенсия алучы пенсионерлар да бар...

- Ике пенсия алган очракта (мәсәлән, "хәрби" пенсионер, пенсиянең берсен Пенсия фонды түләсә, икенчесе көч структуралары линиясе буенча килсә) бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләүне Пенсия фонды башкарачак.

- Өстәмә түләү кайчан һәм нинди тәртиптә биреләчәк?

- Өстәмә акчалар Яңа ел бәйрәменнән соң озын яллар булу сәбәпле, гыйнвар аеның икенче яртысында биреләчәк. Пенсияне ай башында алучылар өстәмә түләүне 15 гыйнвардан 21 гыйнварга кадәр алачак. Пенсияне соңрак алучыларга ул гадәти вакытта, ягъни 10-15 гыйнвар көннәрендә киләчәк.

- Бәйрәм арасында ул-кызларында, туганнарында кунакта, хастаханәдә яки шифаханәдә булу сәбәпле, пенсияне ала алмыйча калучылар да булырга мөмкин.

- Бу очракта биш мең сум күләмендәге өстәмә түләү февраль аендагы пенсия белән киләчәк. Моннан фаҗига ясарга кирәкми. Шунысын да ассызыклап үтәбез, 2016 елда Пенсия фонды тарафыннан барлык төр пенсияләргә дә индексация ясалды. Эшләмәүче пенсио-нерларның да иминият пенсияләре индексацияләнде. Бу юлы исә барлык пенсия алучыларның да хәле бераз яхшырачак дигән сүз. Бер тапкыр биш мең сум күләмендә биреләчәк өстәмә түләү бүгенге җиңел булмаган вәзгыятьтә, пенсиягә генә карап яшәүче пенсионерларыбызга сизелерлек ярдәм булыр дигән ышаныч бар.

Әңгәмәдәш - Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев