Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Суык гыйнварда Әлфинур апа мәете өстенә күбәләк куна…»

Гыйнвар аеның чатнама суык көнендә дустым Фәннурның әнисе үлеп китте. Җомга иртәсендә якты дөнья белән хушлашкан 83 яшьлек карчыкны көнендә үк җирләделәр. //Татарстан яшьләре// Фәннур сөйләвенчә, мәрхүмәнең өчесе җиткәч, авылга төрле төбәктән балалары җыелган. Бергәләп табын әзерләгәндә, өйдә салмак кына очып йөргән матур күбәләкне күреп алганнар. Ул стенадагы келәмгә, тәрәзә...

Гыйнвар аеның чатнама суык көнендә дустым Фәннурның әнисе үлеп китте. Җомга иртәсендә якты дөнья белән хушлашкан 83 яшьлек карчыкны көнендә үк җирләделәр. //Татарстан яшьләре//

Фәннур сөйләвенчә, мәрхүмәнең өчесе җиткәч, авылга төрле төбәктән балалары җыелган. Бергәләп табын әзерләгәндә, өйдә салмак кына очып йөргән матур күбәләкне күреп алганнар. Ул стенадагы келәмгә, тәрәзә челтәрләренә, өстәлгә тезелгән тәмле сый-нигъмәтләргә кунып алган.

Күбәләк Фәннурның җилкәсенә, Әлфинур апаларының маңгаена да кунып киткәч, бертуганнар гаҗәпсенгәннәр. Мәрхүмнең җаны кырыгына кадәр күбәләк булып, җаны чыккан нигезенә кайтып йөри диләр бит. Фәннурлар да шуңа юраганнар: тышта зәмһәрир суык бит, әгәр җан түгел икән, бу күбәләк кайдан чыксын?!

Фәннур әнисе турында бик яратып, искиткеч сабыр, тыныч холыклы, гадел һәм ярдәмчел дип сокланып сөйли иде. Ә Әлфинур апасы урын өстендәге карчыкны бер ел чамасы һич зарлану-сызланусыз карады. Фәннурның башка абый- апалары да әниләре өчен өзелеп, гел хәл-әхвәлен белешеп, кирәккәндә булышып тордылар. Шуңа да ана рухы, күбәләккә әйләнеп кайтып, мәрхәмәтле балалар үстерүенә шатланып, улларына, кызларына бакыйлыкка күңел тынычлыгы белән күчүен сиздергәндер, бәлки?

Фәнис МӨХӘММӘТОВ.
Казан.

Чыганак: Татар Тодау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X