Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар явачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада иртәгә болытлы, төнлә алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә урыны белән, ә иртән һәм көндез республиканың күпчелек районнарында яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә, кайбер районнарда томан төшүе ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил исәчәк, аннары җил төньяк-көнбатыштан булачак. Төнлә минималь температура...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада иртәгә болытлы, төнлә алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Төнлә урыны белән, ә иртән һәм көндез республиканың күпчелек районнарында яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә, кайбер районнарда томан төшүе ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил исәчәк, аннары җил төньяк-көнбатыштан булачак. Төнлә минималь температура -4..+1, максималь температура -1..+4 градус.

Казанда төнлә болытлы һава, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура 1 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы тәшкил итәчәк.

Көндез шулай ук болытлы. Иртән һәм көндез яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә, урыны белән томан төшәчәк. Төньяк-көнбатыштан акрын җил, иң югары температура 1 градустан 3 градуска кадәр җылы.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X