Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Әткәйнең кинәт үлеме башыбызга күсәк белән китереп бәргәндәй тоелды…»

Ачык йөзле, тулы гәүдәле, җылы карашлы Рима Терегулова белән "Ижминводы" шифаханәсенең бию залында очраклы рәвештә таныштык. Мине аның моннан биш ай элек сынган, төн йокыларын качырып сызлап интектергән уң аягының тубыгын сузылучан калын бинт белән ураган, тезенә лейкопластырь ябыштырган, гади башмаклар кигән килеш, май кояшы кебек балкып елмаеп, шаян сүзләр...

Ачык йөзле, тулы гәүдәле, җылы карашлы Рима Терегулова белән "Ижминводы" шифаханәсенең бию залында очраклы рәвештә таныштык. Мине аның моннан биш ай элек сынган, төн йокыларын качырып сызлап интектергән уң аягының тубыгын сузылучан калын бинт белән ураган, тезенә лейкопластырь ябыштырган, гади башмаклар кигән килеш, май кояшы кебек балкып елмаеп, шаян сүзләр кыстырып, бүтәннәр белән беррәттән ут чыгарып биюе шаккатырды. Менә ичмасам рухи көч! Аның урынында пессимист карашлы берәү булса, аягы озак төзәлмәгәнгә уфтанып, үз-үзен кызганып мышкылдап елаудан туктамас, якыннары йөрәгенә шом салып, йөзен чытып, туктаусыз зарланып, бөтен дөньясын аты-юлы белән сүгеп, эшен ахыргача җиткермәгән табибларны битәрләп, мыгырданып диванда ятар иде, мөгаен. Римадагы позитив көч-куәт барыбызны да үз эченә бөтереп ала: ул сөйләгән мәзәкләрдән кызык табып, рәхәтләнеп кычкырып көләбез. Бу күңелле мизгелдә җанны моңарчы эчтән кимереп торган катлаулы проблемалар, әйтерсең, эреп юкка чыга, йөрәк дәрманын суырган, хәлне алган чирләр, борчу-хәсрәтләр онытыла. Юкса, берәүнең дә "сандыгы" буш түгел. Шул исәптән, Риманың үзенең дә. //Татарстан яшьләре//

Башкортстанның Благовар районы Иске Абзан авылында подстанция начальнигы Ягъфәр белән мөгаллимә Мәрхәбәнең тату гаиләсенә чиксез зур сөенеч китереп туган беренче бала була ул. Аннан өч сеңлесе дөньяга килә. Яшьли сөешеп кавышкан, берсен-берсе күз карашыннан аңлап, тормыш арбасын җигелеп тарткан, Алланы бер дип белеп, әдәп-хәя белән дөнья көткән әти-әнисе - зыялы, затлы нәсел дәвамчылары. Әтисе ягыннан ерак бабасы Биглов фамилияле. Иван Грозный заманында көчләп чукындырудан качып, динен-денен, иманлы нәселен саклап калу өчен, Сембер өлкәсендәге туган туфрагыннан аерылып, мал-мөлкәтеннән коры калып, Урал таулары итәгендә, калын урманнар арасында гомер итүче башкортлар арасына барып урнашкан булган ул. "Беглый мусульманин"га тагылган кушамат соңрак Биглов фамилиясенә әверелгән һәм ишле гаиләне карагруһчылар тарафыннан эзәрлекләнеп юк ителүдән саклап калган. Әнисе - данлыклы морзалар - Еникеевлар нәселенең асыл кошы.

- Безнең гаиләдә һәркемгә хөрмәт белән карыйлар, бер-береңә тавыш күтәреп эндәшү, кимсетү, хурлау, түбәнсетүнең эзе дә юк иде, - дип сөйләде Рима. - Әткәй сүзе - закон. Ул безгә: "Беркемнән берни көтмәгез, без үз көчебезгә таянырга тиеш. Нәселебезгә хәрам килешми", - дия иде. Әнкәй: "Сез - укытучы балалары, күз өстендә каш кебек, һәркемгә үрнәк, ярдәмче булырга тиешсез", - дип, күршедәге карт-корының өен юышырга, чишмәдән су китерергә, идәнен юарга куша иде. Әти-әни эштән кайтып кермәгәнгә, безгә күршедәге ялгыз Мәдинә әби күз-колак булды. Саңгырау иде ул. Безне чисталыкка, кул эшенә ул өйрәтте. Әни аны мунчабызда юындырды, урын өстенә калгач, биш ел тәрбияләде, йоласын китереп күмде. Әнкәй көчле рухлы, булдыклы, тирән белемле, ил-көн алдында абруйлы укытучы ханым булса да, әткәй сүзеннән чыкмый, күңел җылысын барыбызга да тигез бүлә белә иде. Четерекле хәлләрдә олыларның каударланмыйча, тавыш куптармыйча, һәрнәрсә турында тыныч кына сөйләшүләре, барлык мәсьәләләрне үзара киңәшләшеп, тыныч кына хәл итүләре безнең өчен өлге, әйбәт үрнәк булды. Гаиләбездә ата, ана, бала хакын хаклау язылмаган изге канунга тиң иде.

Әнкәй 42 яшьтә дүрт кызын кочаклап тол калды. Әткәйнең кинәт үлеме башыбызга күсәк белән китереп бәргәндәй тоелды. Сыңар канат белән югары оча алмыйсың. Ялгыз хатынга биш кеше утырган тормыш арбасын тартуы җиңел булмады, билгеле. Ятим калган кызлары китек күңелле, кешедән ким булып үсмәсен өчен әнкәй көнне төнгә ялгап эшләде, күз яшьләрен эчкә йотып, алга карап яшәде, үз үрнәгендә безне дә шуңа өйрәтте. Җиңел булмады, эшләп үстек. Барыбыз да тырышып укыдык, әнкәй йөзенә кызыллык китерүдән курыктык. Сеңелләремнең һәркайсы тормышта үз урынын тапты. Венера туган авылыбызда педагоглар династиясен дәвам итә, Тамараны язмыш җилләре Таллинга илтеп адаштырды, тик ул анда югалып калмады, эш сөючән, булдыклы сеңлем Балтыйк буе республикасының "Данлыклы ипи пешерүчесе" исеменә лаек булды, Эстониянең Мактаулы гражданкасы титулына ия. Төпчегебез Рита Мәскәүдә яши. Бик бай Кырым татарының электр приборлары сатуга бәйле 30 предприятиедән торган сәүдә холдингы белән идарә итүче директор ул. Ә үземә килгәндә, язмышымда кискен борылышлар, югалту-табышлар, сөенеч-көенечләрем шактый күп булды. Гаиләдә өлкән балага йөкнең авыры төшә бит. Әнкәйгә авырлык китермәс өчен, эшләп укыдым. Кечкенәдән китап җене кагылганга күрә, китапханәче һөнәрен сайладым. Уфада мәдәни-агарту техникумында читтән торып белем алдым. Шул һөнәрем буенча нибары өч ел эшләп калдым.

Унтугыз яшемдә әнкәйнең Туймазыда яшәүче туганының хәлен белергә барырга чыккач, Уфада автобуста очраклы рәвештә булачак ирем Владик белән таныштым. Бу вакытта аңа 29 яшь иде. Әлмәттә яшәүче, нефтьче булып эшләүче, төпле фикере, тормыш итәрлек кереме, шактый гына тормыш тәҗрибәсе, тулай торакта үз бүлмәсе булган, күрер күзгә күркәм инженер егет иде ул. Ә мин - балалыктан яңарак кына чыгып килүче, елтыр күзле, уртача буйлы, нечкә билле, шук-шаян, җитез, иләс күңелле кыз бала. Яшь күңелләрдә бер күрүдән очкын кабынды кабынуын, тик мин аны ул чакта чын мәхәббәт дип бәяли алмадым. Озак та үтмәде, яңа танышкан шушы егетем әнкәйдән мине кияүгә сорарга дип, Иске Абзанга, туп-туры өебезгә килде. Ул илкүләм атаклы, киң тармаклы морзалар - Терегуловлар нәселе дәвамчысы булып чыкты. Әнкәй белән уртак телне бик тиз таптылар, кинәнеп, озаклап сөйләштеләр, киңәштеләр. Аның асыл нәсел баласы икәнлеген белгәч, әнкәй: "Кызым, сиңа Владикка (исеме русныкы булса да, үзе татар, мөселман) кияүгә чыгарга ризалык бирәм, - диде. - Затлы, зыялы, динле гаиләдә туып үскән егет сине беркайчан рәнҗетмәячәк. Аның белән, һичшиксез, бәхетле булачаксың!" Әнкәй карарына буйсынып, кияүгә бик иртә чыгуыма үкенмәдем. Авыр чаклар булды, тик күңелне төшермәдек, арага кеше сүзе кертмәдек, авыр сүзләр әйтешмәдек. Владик минем өчен төпле, кешелекле ир, дүрт улыбызга кайгыртучан ата, оныкларыбызга бик ягымлы дәү әти булды. Эчмәде, тартмады, сүгенмәде, рәнҗетмәде, чын зыялы иде. Ул минем һөнәри үсешемә комачауламады, киресенчә, үсендереп торды. Читтән торып Мәскәү машина төзелеше институтын тәмамладым, унбиш ел Әлмәттәге "Радиоприбор" заводында мастер булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Ирем яхшы кеше иде, кызганычка, уйламаганда көтмәгәндә, арабыздан бик иртә китеп барды. Ял көнне балалар белән чаңгы шуарга барган җирендә, кинәт йөрәге тотып, егылып үлде. Югалтуны бик авыр кичердем, әмма сыгылып төшәргә хакым юк иде. Әнкәй кебек, мин дә 42 яшемдә дүрт бала белән тол калдым. Улларымны кеше итү, аякка бастыру, башлы-күзле итү минем җилкәгә йөкләнде. Моңарчы йомырка эчендәге сары кебек, иремнең ышыгына аркаланып, бик рәхәт гомер кичергән идем, ә тормышның ачы җилләренә сыңар канат белән каршы торулары бер дә җиңел булмады.

Улларымның барысы да югары белемле, олысы гаиләле, киленемне кызым урынына күрәм, оныгымны үлеп яратам. Балаларымның тәүфыйклы-шәфкатьле булуына куанам. Тормышта үз урыннарын хәләл көчләре, тырышлык белән табуларына, бер-берсенә һәм миңа карата кайгыртучан, мәрхәмәтле булуларына сөенеп туя алмыйм. Олы улым Раил әтисе кебек нефтьче-инженер, Равилем - эколог, Рамилем - программист, төпчегебез Разил энергетик булырга әзерләнә. Дүрт балада дүрт төрле холык, һәркайсы үзенчә кызыклы. Уртанчылары әтиләренә охшап җитди, олысы белән кечесе үземә охшап шаян, көләч йөзлеләр. Төпчегем нәрсә белән генә кызыксынмый, үзе юа, җыештыра, бик тәмле итеп пешерә, нинди эшкә тотынса, ялт иттереп куя. Сессиясен вакытыннан алда ябып сөендерә, миңа авырлык китермәс өчен, кичләрен ресторанда аш пешерүче, йә официант булып акча эшләп ала. Абыйлары акчалата ярдәм итсә дә, үзем эшләп тапкан акчаны туздыруы, шуңа бүләкләр сатып алуы күңеллерәк ди. Рамилнең киләчәге өметле. Ул КАИ тәмамлаган иде, хәзер алты тел белә, компьютер технологияләрендә ут уйната, яңа чиплар уйлап таба. Аны Америкага, Кытайга эшкә чакырдылар, зур акчалар, рәхәт тормыш вәгъдә иттеләр. Әмма туган җирен яратуы чабуыннан тарта, күрәсең: Мәскәүдә яши, эшли. Гаиләбезгә ярдәме зур.

Хәзер Әлмәттә наркоманнарның, юлдан язган бәндәләрнең, аларның бәхетсез ата-аналарының, ташландык балаларның, әтиле-әниле ятимнәрнең шактый күп булуы кызганыч. Уйланып утырам да, моннан кырык биш ел элек, мине - сары чебеш кебек тәҗрибәсез баланы үземнән ун яшькә олы Владикка кияүгә биргән әнкәйнең зирәклегенә шаккатам. Ул бу адымы белән мине бик күп бәхетсезлекләрдән саклап калган икән бит. Зыялы-затлы нәселне дәвам итеп, дөнья тоткасы булырлык мәрхәмәтле, эшчән балалар тудырып үстергәнбез! Мин дә әнкәй сыман ирем сүзеннән чыкмадым. Ул хаксызга рәнҗетмәде. Балалар алдында бервакытта да мөнәсәбәтләр ачыкламадык. Ир хакы, ана хакы, бала хакы өебездә һәрчак изге төшенчә саналды. Борынгылар оясында ни күрсә, очканында шул булыр дип, тикмәгә генә әйтмиләр. Ходайдан балаларымның үз тиңнәрен дөрес сайлап алып, булачак хатыннарын, оныкларымны бәхетле итүен сорыйм. Безне әнкәйләрнең изге догалары саклап йөртә, минем догаларым да кабул булыр, дип өметләнәм. Ир бала булачак ярын анасына карап сайлый, диләр. Киленнәрем затсыз, ачы телле, аңгыра, шапшак булмасын дип, һәрвакыт үз-үземне карап йөртәм. Мине балаларым тузгыган чәч, керле тырнак, ертык оекбаш, пычрак халаттан күрергә тиеш түгел. Әни чибәр, кызыклы, алдынгы фикерле булырга тиеш. Минем һәрнәрсәгә карата үз фикерем бар, тик мин аны яшьләргә көчләп такмыйм. Дөньядан артта калмаска тырышам, күп укыйм, интернет белән кызыксынам, дөнья яңалыклары белән танышып барам. Буш вакытымда рәсем ясыйм, картиналар чигәм, биергә, җырларга яратам.

Тормышта кайвакыт четерекле хәлләр килеп туа. Әтисез калган үсмер баламны хаксызга рәнҗеткән явыз бәндә золымыннан аралап алу өчен, дошманыма ана арысландай ташланып, улымны якларга, намусын, гомерен саклап калырга туры килде. Үз баласын кайгырту, яклау, аңа рухи терәк булу - ана кешенең изге вазыйфасы бит ул. Лев Толстойның яшь буынга нәрсә әйтергә теләгәнен балама аңлату өчен, Рамилем белән бергәләп "Война и мир"ны алты мәртәбә укып чыктым. Белемемне даими күтәрүем үземнең дә, балаларымның да дөньяга карашын киңәйтте. Улларым мине эчкерсез дус итеп күрә. Проблемалары турында уртага салып сөйләшәләр, әле дә киңәшләшәләр.

Берьюлы улымның әнисе эчкече, абыйсы төрмәче, әтисенең кем икәнлеге билгесез кыз белән дуслашып йөрүе турында белеп алдым. Йөрәгемә ут капты: баламны бу афәттән ничек йолып алырга? Тавыш күтәрмичә, тыныч кына уртага салып сөйләштек. "Балакаем, бәлки, син ул кызны яратасыңдыр, тик шулкадәр начар энергетикалы, буыннан-буынга сөйрәлеп килгән бәхетсез язмышлы кыз бала сине бәхетле итә алырмы? - дип сорадым улымнан. - Аннан туган балагыз рухи, физик яктан сәламәт булырмы? Затлы нәселебезгә тап төшермәсме? Барыбызга да кайгы китермәсме? Холык-фигыль - тәрбиядән генә килми, геннар аша тапшырылучы мәгълүматка да бәйле икәнлеген беләсең бит, алтыным. Анасына карап кызын коч, диләр. Исерек ана кызына нәрсә бирә алсын? Хәлиткеч ялгыш адым ясаганчы, бу хакта уйланып, дөрес карар кабул итсәң иде, балакаем". Шулай дип, улымның күзләренә тутырып карадым. Шөкер, ул аңлады, Ходай безне исерекләр, наркоманнар нәселе белән туганлашудан коткарып калды. Яшьләргә шуны әйтәсем килә: тормыш кануннарын бозарга ярамый. Гаилә имин булсын өчен, беренче чиратта, атаның абруе зур булырга тиеш. Ә аны күтәрү анадан тора. Хатын ирне санламаган гаиләдә иминлек булмый, андый гаиләдә бәхетле, сәламәт балалар үсә алмый. Улларым сау-сәламәт, акыллы, белемле, мәрхәмәтле булып үсте. Ил-көнгә яраклылар. Ә ана өчен баласының бәхетле булуыннан да зуррак бүләк бармыни?

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

Чыганак: Татар Тодау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев