Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Яктылык кайтаручы элементлар гомерегезне саклап калырга мөмкин

Юлларда машиналар саны көннән-көн арту, аларның тизлеге югары булу сәбәпле җәяүлеләр, балалар катнашында аварияләр дә еш булып тора.

Җәяүлеләр бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында тапталып имгәнәләр я һәлак булалар. Гаҗәеп түгел, караңгыда машина йөртүче юлга чыккан җәяүлене соң күреп ала, аның дөрес карарга килеп аварияне булдырмый калу өчен вакыты бик аз, бары берничә мизгел генә була бит.

Җәяүлене ерактан күренерлек итүнең ансат кына юллары бар, югыйсә. Әйтик, өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар куллану. Алар махсус материалдан ясала һәм яктылык нурын кире чагылдыра. Нәтиҗәдә машина йөртүче җәяүлене 150-200 метрдан ук күреп өлгерә. Бу инде аңа ниндидер карар кабул итү өчен 15-25 секунд вакыт бирә. Шулай итеп, җәяүленең гомере сакланып кала.

Яктылык кайтаргычларны киемгә алга да, артка һәм ян-якларга да беркетергә кирәк. Шулай иткәндә аны каршы килүче машинадан гына түгел, юлдаш транспорттан да күреп алып булачак.

Киемдә яктылык кайтаргычлар куллануны закон да таләп итә. Ә үтәмәүчеләрне 500 сумга кадәр штрафка тарта ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X