Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Яшел Үзәндә тулай торак дивары ишелгән

Яшел Үзәндә дүрт катлы йорт диварының бер өлеше ишелеп төшкән. Бу хакта Яшел Үзән районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Яшел Үзәндә бу хәл Гоголь урамындагы 45 "а" тулай торагында узган җомгада килеп чыккан. Диварның дүрт ярым квадрат метр мәйдандагы өлеше җимерелгән. Яшел Үзән районы башкарма комитеты хезмәткәрләре анда яшәүчеләргә Васильево...

Яшел Үзәндә дүрт катлы йорт диварының бер өлеше ишелеп төшкән. Бу хакта Яшел Үзән районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшел Үзәндә бу хәл Гоголь урамындагы 45 "а" тулай торагында узган җомгада килеп чыккан. Диварның дүрт ярым квадрат метр мәйдандагы өлеше җимерелгән.

Яшел Үзән районы башкарма комитеты хезмәткәрләре анда яшәүчеләргә Васильево бистәсендәге "Уникс" санаториясендә бүлмәләр тәкъдим иткән. Бүгене көндә унлап гаилә әлеге уңайдан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Йортта 69 фатир бар, анда 137 кеше теркәлгән. Авария хәлендәге торактан күчерү программасына йорт эләкмәгән. Шулай да гыйнвар аенда махсуслашкан проект оешмасы тулай торакны тикшергән булган. Экспертлар бина конструкциясе авария хәлендә дигән нәтиҗә чыгарган.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X