Язга керү белән әлеге чирләр дә чигенә башлады. Соңгы атналарда авыручыларның исәбе кискен кимеде. Хәтта башкалабыз Казанда да ОРВИ һәм грипп йоктыручылар исәбе эпидемик чиктән түбәнрәк. Мәгариф, социаль, медицина һәм спорт учреждениеләрендә игълан ителгән карантиннарны да бетерделәр.
Республикабызда грипп һәм тын юлларының кискен вируслы инфекциянең иң үсеш алган чоры агымдагы елның бишенче атнасында күзәтелде. Бу атнада 31 меңнән артык кеше табибларга мөрәҗәгать иткән. Күрсәткеч 10 мең кешегә 81,3не дә тәшкил иткән. Ә үткән атнада бу сан икеләтә кимегән. Авыручылар 14660 кына булган, алдагы атна белән чагыштырганда бу 18,5 процентка кимрәк.
Әмма грипп сезоны тәмам булса да, табиблар сәламәтлеккә игътибарны киметмәскә чакыра. Вакытыннан алда язның җылысына алданып, баш киемнәрен салмаска, шул ук вакытта артык төренмәскә, витаминнарга һәм минераль матдәләргә бай ризык ашарга, яшелчә һәм җимешләргә өстенлек бирергә киңәш итә. Шулай ук саф һавада күбрәк йөрү, физик активлык та бик файдалы. Ә иң мөһиме, Роспотребнадзор белгечләре урамнан кергәч кулларны юу, бүлмәләрне җилләтеп тору турында онытмаска куша.
Нет комментариев