Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Йокы чүлмәкләре, бәйрәмегез белән!

Бөтендөнья йокы көне 2008 елдан башлап март аеның һәр икенче яртысында - җомга көнендә билгеләп үтелә. Быел ул 16 мартка туры килде. Чара Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы башлангычы белән уздырыла. Бу көн­не билгеләүнең максаты - йокының сәламәтлеккә йогынтысына игътибар юнәлтү. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы башлангычы белән уздырыла. Бу көн­не билгеләүнең максаты -...

Бөтендөнья йокы көне 2008 елдан башлап март аеның һәр икенче яртысында - җомга көнендә билгеләп үтелә. Быел ул 16 мартка туры килде. Чара Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы башлангычы белән уздырыла. Бу көн­не билгеләүнең максаты - йокының сәламәтлеккә йогынтысына игътибар юнәлтү. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы башлангычы белән уздырыла. Бу көн­не билгеләүнең максаты - йокының сәламәтлеккә йогынтысына игътибар юнәлтү. Бөтендөнья йокы көнен Европаның күпчелек илләрендә билгелиләр. Бу көнне сәламәт йокы, ял итү, кеше сәламәтлеге проблемалары хакында конференциялар, симпозиумнар уза. Язның беренче аенда күп кенә кешеләр үзләрен йончу тоя. Андый вакытта җитәрлек йокламаучылар тиз кызып, ярсып китүчән. Аларның кешеләр белән уртак тел табуы авырлаша. Дүрт сәгать йокысы туймаган кешенең реакциясе ике тапкырга кими, хәтере, игътибары начарая. Күп йокларга яратучыларны халыкта "йокы чүлмәге" дип атау гадәте бар. Хатын-кыз һәм ир-атның йокы озынлыгы бер үк. Уртача йокы озынлыгы 8 сәгать тәшкил итә. Авырлы хатыннар исә күбрәк йоклый. Статистика буенча французлар якынча 9 сәгать йоклый. Сангвиниклар меланхоликлардан озаграк йоклый.Йокыга китә алмый интегүчеләргә ятар алдыннан күп ашамаска, кофе һәм спиртлы эчемлекләр кулланмаска киңәш ителә. Балаларга интернетта утыру вакытын да контрольдә тотарга кирәк.Дөньяда йокламый рекорд куючылар да бар. Рэнд Гарднер исемле кеше 11 тәүлек йокламый Гиннесслар китабына кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X