Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Ерак юлга йөрүче исерек шофер үзе белән рейска алты яшьлек улын алган

Татарстанда ерак юлга йөрүче исерек шофер үзе белән рейска алты яшьлек улын алган. Әлеге хәл бүген Мамадыштан ерак түгел җирдә, М7 трассасының 971 чакрымында килеп чыга. «Татар-информ» язуынча, "МАЗ" йөк машинасын йөртүченең куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән була, ә машина кырыйдагы сул полоса буйлап хәрәкәт итә. Ул шуның белән ЮХИДИ инспекторларының игътибарын...

Татарстанда ерак юлга йөрүче исерек шофер үзе белән рейска алты яшьлек улын алган. Әлеге хәл бүген Мамадыштан ерак түгел җирдә, М7 трассасының 971 чакрымында килеп чыга.

«Татар-информ» язуынча, "МАЗ" йөк машинасын йөртүченең куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән була, ә машина кырыйдагы сул полоса буйлап хәрәкәт итә. Ул шуның белән ЮХИДИ инспекторларының игътибарын җәлеп итә. Тәртип сакчылары фураны тукталар. Тикшерү барышында шоферның исерек икәнелеге ачыклана. Шулай ук кабинада тоткарланган ир-атның алты яшьлек малае да була.
ЮХИДИ хезмәткәрләренең оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә тәртип бозучы тоткарлана, ә машина штрафстоянкага куела.
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев