Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Казанда хокук бозган машина йөртүчене куганда ДПС машинасы түбәсенә капланган

кагыйдә бозучы хокук сакчылары тарафыннан тоткарлана

 

 Казан шәһәрендә юл кагыйдәләрен бозучы угрыны эзәрлекләгәндә юл-паптруль хезмәте машинасы һәлакәткә очраган.

Гвардейская урамындагы “Сады” тукталышында патруль хезмәткәрләре номерсыз һәм тонировкалы 13нче модельле “Лада” машинасына юлыга.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/20/195642/

Гвардейская урамындагы “Сады” тукталышында патруль хезмәткәрләре номерсыз һәм тонировкалы 13нче модельле “Лада” машинасына юлыга.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Казанда хокук бозган машина йөртүчене эзәрлекләгәндә ДПС машинасы түбәсенә әйләнеп капланган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Реклама

 

Гвардейская урамындагы “Сады” тукталышында патруль хезмәткәрләре номерсыз һәм тәрәзәләренә тонировка ясалган 13нче модельле “Лада” машинасын күрә. Полиция хезмәткәрләре йөртүчедән машинаны туктатуын сорый, әмма хокук бозучы качарга тели.

Патрис Лумумба һәм Гвардейская урамнары чатында ДПС машинасы “Хендэ” автомобиле белән бәрелешә һәм түбәсенә каплана.

Патруль машинасы йөртүчесен хастаханәгә озатканнар, “Хендэ” йөртүчесенә зыян килмәгән. Ә хокук бозган йөртүче качып киткән. Казанда “перехват” планы игълан ителде.

Шаһитлар шулай ук һәлакәт нәтиҗәсенең бик аяныч булуын, урынга дүрт ЮХИДИ экипажы һәм дүрт ашыгыч ярдәм машинасы килүен хәбәр итә.

Соңгы мәгълүматлар буенча һәлакәтне китереп чыгаручыны инде тоткарлаганнар, тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X