Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Көчле җил аркасында йөк автомобиле ауган

Гадәттән тыш хәл бүген М7 трассасында «Щурячье» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте каршында булган.

Татарстанда көчле җил йөк автомобилен аздан гына күпердән «этеп» төшермәгән. Шул хактагы видеороликны кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Кадрлардан күренгәнчә, «Щурячье» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте каршында фураның тагылмасы яны белән ауган һәм күпер коймасында эленеп калган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар билгеләп үткәнчә, әлеге гадәттән тыш хәлгә давыл сәбәпче булган.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Казанда көчле җил офис бинасының түбәсен алып атуы хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, берничә машина зыян күргән. Давыл шулай ук тимер-бетон эшләнмәләр заводының ташландык бинасы түбәсенә зыян китергән.
  • Бераз соңрак шәһәрнең төрле почмакларында машиналар һәм юлга агачлар авуы хакында мәгълүмат чыкты. Моннан тыш, Яшел Үзәндә давыл реклама тактасын куптарып аткан.

 

Фото: скриншот видео из соцсетей

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев