М7 трассасының 900нче километрында җиңел машина автовоз белән бәрелешкән.
Теләче районында "Хендай Акцент" машинасы "Мерседес" автовозы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина әйләнеп, юл кырыена очып төшкән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. М7трассасының 900нче километрындагы юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәркичә бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык...
Теләче районында "Хендай Акцент" машинасы "Мерседес" автовозы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина әйләнеп, юл кырыена очып төшкән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
М7трассасының 900нче километрындагы юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәркичә бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә килеп ирешкән. Урынга Олы Нырсыдан 122 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полицейскийлар, медицина хезмәткәрләре килеп җиткән.
Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машинада булган 13әр яшьлек 3 үсмер бала зыян күргән, аларны хастаханәгә озатканнар.
Татар Информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев