Татарстанда авариядә ике фура һәм җиңел машина җимерелгән
Юллар чатында

Татарстанда авариядә ике фура һәм җиңел машина җимерелгән

Машиналар бәрелешкәч, юлда берничә километрга сузылган бөке барлыка килгән.

Алабуга районында кичә булган авариядә ике фура һәм бер җиңел машина җимерелгән.

Мәскәү-Уфа трассасында Казиле һәм Мурзиха авыллары арасында юл һәлакәтенә очраган йөк машиналарына товар төялгән булган. Машиналар бәрелешкәч, юлда берничә километрга сузылган бөке барлыка килгән.

Мәгълүматны Алабуга ЮХИДИ раслаган. 

 

Фото: соцсети

http://tat.tatar-inform.ru


Нет комментариев