Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Татарстанда җиңел автомобиль өстенә ут баганасы ауган

Татарстанда җиңел автомобиль урам уты баганасына килеп бәрелгән, тимер-бетон конструкция машинаның түбәсенә ауган, дип хәбәр итә бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр. Авария төнлә белән Казан-Волжск трассасында килеп чыккан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә шоферның бите яраланган, пассажиры зыян күрмәгән. Машина йөртүче егетнең әйтүенчә, аның Волжскидан эштән кайтып килеше булган. Ул руль...

Татарстанда җиңел автомобиль урам уты баганасына килеп бәрелгән, тимер-бетон конструкция машинаның түбәсенә ауган, дип хәбәр итә бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр.

Авария төнлә белән Казан-Волжск трассасында килеп чыккан.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә шоферның бите яраланган, пассажиры зыян күрмәгән.

Машина йөртүче егетнең әйтүенчә, аның Волжскидан эштән кайтып килеше булган. Ул руль артында йоклап киткән булырга да мөмкин, чөнки баганага бәрелүен бөтенләй хәтерләми.

Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев