19 ноябрь 2015 яңалыклары
-
19 ноябрь 2015 - 12:21Үзара салым акчасына – күпер …Теләче авылы көннән-көн матурлана, төзекләнә бара. Теләче урамнарында язгы, көзге пычракларда резин итекләр киеп йөрү дә күптән онытылды. «Кичләрен урамнарда ут янмый, караңгы», - дип зарланучы кешене дә очратмассың. Район үзәге көн саен үсештә. Халыктан җыелган үзара салым акчасы да җирлекне төзекләндерүдә этәргеч ясамый калмады. Бүген Теләче җирлегендә 4 мең...
-
19 ноябрь 2015 - 12:13Мал асрарга иренгән заманда...Авылда мал асраучылар, сыер тотучылар елдан-ел кими. Элек икешәр сыер асрап яшәгән гаиләләр арасында сөтне кибеттән алучылар яки кәҗә асрауга күчүчеләр бар. "Сыер асрауның файдалы ягы юк. Сөтнең бәясе арзан, терлек азыгы кыйммәт", - ди алар. Ә менә биш-алты һәм аннан күбрәк сыер асрау алай ук файдасыз түгел икән. Олы...
-
19 ноябрь 2015 - 11:28Игътибар, һава торышы бозыла!ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы көннәрдә - 20-23 ноябрьдә, һава торышының сизелерлек үзгәрәчәге турында хәбәр итә. Һава торышының көйсезләнүе Россиянең Европа территориясенә тирән циклон керүе белән бәйләп аңлатыла. Иртәгә, 21 ноябрьдә, юеш кар явуы күзәтеләчәк. 21екөнне юеш карны урыны белән, аеруча республиканың көнбатыш районнарында яңгыр алмаштыра. Буран...
-
19 ноябрь 2015 - 11:26Татарстанның 2016 елгы бюджеты кабул ителде: акчаны кысып тотарга2016 елга исәпләнгән бюджет проекты шактый киеренке. Шуңа күрә депутатлар аның керем һәм чыгым өлешләренә төзәтмәләр кертмәскә булган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә киләсе елда республикада узачак чаралар бюджет хисабына гына түгел, ә инвесторлар ярдәмендә дә үткәрелергә тиеш, дип ассызыклый. Әйтергә кирәк, 2016 елгы бюджет турында фикер алышулар шактый актив...
-
19 ноябрь 2015 - 11:15Безнең Теләче табиблары Россия күләмендә алдынгыСәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар дәвамында куйган намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рачкова Ирина Петровна һәм теш табибы, хирург-ортопед Фидаил Гыйльфан улы Җиһангәрәев Россия Федерциясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
19 ноябрь 2015 - 10:09Русиялеләргә Мисырга туристлык юлламаларын сату дәвам итәТуроператорлар Мисырга очуны тыючы карарны әйләнеп үтү җаен тапканнар. Хәзер Мисырга әйләнгеч юллар белән, бер транспорттан икенчесенә күчеп утыра-утыра барырга тәкъдим итәләр. Мондый мөмкинлекләрне уйлап табуның сәбәбе шунда ки, русиялеләр самолетта булган теракттан соң да Мисыр белән кызыксынудан туктамаганнар. Әгәр базарда әйбергә сорау бар икән, тәкъдим итүчеләр дә булачак. Шуңа...
-
19 ноябрь 2015 - 09:55"Ак Барс" Магнитогорскида уйныйБүгенге матч Мәскәү вакыты белән 17:00 сәгатьтә башлана. "Металлург" - "Ак Барс" матчын КХЛ арбитрлары Антонин Йерабек, Кит Кавал, Эдуард Метальников, Александр Сироткин хөкем итәчәк. Россия чемпионатында ике команданың үзара 89 тапкыр очрашканы булган: 44 уенда - "Ак Барс", 41 мәртәбә "Металлург" җиңү яулаган, ә 4 уенда җиңүче команда ачыкланмый...
-
19 ноябрь 2015 - 09:49“IT-чемпион” бәйгесендә җиңүчегә – IPhone 6SХәзерге вакытта Татарстанда "IT-чемпион" акциясенең икенче этабы дәвам итә. Чара тәмамланырга әллә ни күп вакыт калмады инде - 30 ноябрьдә укучылар арасындагы иң популяр конкурсларның берсенә нәтиҗәләр ясалачак... Хәтерләсәгез, быелгы конкурсның беренче этабы 31 июльдә тәмамланган иде. Тик аның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булмады әле. Бу чараны декабрь аенда конкурсның икенче...
-
19 ноябрь 2015 - 09:44Рөстәм Миңнеханов депутатларга: төбәк юлларын саклау кирәкБүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары парламентның чираттагы утырышына җыелды. Биредә каралачак аеруча мөһим мәсьәлә - 2016 елга исәпләнгән бюджет проектын икенче укылышта карау. Утырыш Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә уза. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнаша. Шунысын исегезгә төшерәбез: икенче...
-
19 ноябрь 2015 - 08:31"Ак Барс" хоккей капкачысы Эмиль Гарипов татар җырына клипта төшкән.Дөрес, Ильяс Халиковның "Кил син тәүбәгә" җырына төшерелгән клип әле тулысынча пәйда булмады. Ильяс Халиков социаль челтәрдәге шәхси битенә: "Тиздән, бик тиздән - өр яңа клип!" - дип язып элгән. Ильяс Халиковның дини темага җырлар башкаруын, ә Эмильнең дә намаз укуын яхшы беләбез. Димәк, клип төшерү барышында да эшләр шома...
-
19 ноябрь 2015 - 08:22Гамил Нур: Иң зур мәһәр фатир булды"Без яшь чакта болай түгел иде". Үкенеч катыш ризасызлык белдергән бу сүзләрнең никадәр тирән мәгънәгә ия булуы хәзерге заман татар туйларын күзәткәндә аңлашыла. Чөнки хәзерге туйлар милли йолаларны саклаган вакыйга булудан бигрәк, күңел ачу, ашап-эчү, концерт-шоу карау мәҗлесе рәвешен генә алды бит. Кияү белән кәләш икәүләшеп кыйммәтле машиналарга утырып, кайвакыт...
-
19 ноябрь 2015 - 07:23Зарарлы гына түгел, кыйммәтле дә гадәтЭчкечелек, наркомания кебек үк, тәмәке тарту да гасыр чире дип санала. Россияне дә бу бәла читләтеп үтми. Әмма әлеге начар гадәткә илебездә шактый тыныч караш яшәп килде. Соңгы елларда гына тәмәке тарту белән көрәш актив сыйфат алды - ниһаять, бу юнәлештәге эш дәүләт югарылыгында башланды. Җәмәгать урыннарында тәмәке пыскытуга бәйле...
-
19 ноябрь 2015 - 06:35Яллар җитә – кыш китә?!Һава температурасының түбән төшүенә сөенергә дә өлгермәдек, синоптиклар көннәрнең кабат җылыну ихтималы булуын җиткерде. Татарстан буенча бүген уртача һава температурасы көньяк-көнчыгыш районнарда көндез 8-11, ә көньяк-көнбатыш районнарда - 3-6 градус салкын. Казанда - 4-6 градус салкын булачак. 20 ноябрьгә каршы төндә һава температурасы 4-14 градус чамасы саклана. Иртәгә, 20 ноябрьдә,...
-
19 ноябрь 2015 - 06:302016 елда эшсезлек яныймы?Киләсе елда Россиядә эшсезлек якынча 5,8 процент тәшкил итәчәк. Әлбәттә, бу күрсәткечне әлеге дәрәҗәдә саклау өчен икътисадта кискен үзгәрешләрнең күзәтелмәве мөһим. Бу турыда журналистларга Россиянең хезмәт министры Максим Топилин белдергән. Бактың исә, аны агымдагы елның октябрь аенда илдә эшсезлек дәрәҗәсенең кискен артуы борчуга салган икән. - Сентябрь аенда илдә эшсезлек...
-
19 ноябрь 2015 - 06:20Ел башыннан Татарстан юлларында 412 кешенең гомере өзелгән2015 ел башыннан Татарстан юлларында 412 кеше һәлак булган. Узган ел гыйнвар-октябрь аенда юлларда үлүчеләр саны 100гә күбрәк булган. Әмма быелгы октябрь узган елгысына караганда күпкә начар күрсәткечләр алып килүе белән истә калган. Ноябрь ае да мактанырлык түгел. Шуңа да юллардагы иминлек мәсьәләсенә игътибарны арттырырга кирәк. Бу хакта юл хәрәкәте...