Теләче Информ

3 июнь 2016 яңалыклары

  • 3 июнь 2016 - 12:12
    Теләче Сабантуеның программасы билгеле булды
    Кайсы гына төбәктә яшәсә дә, ничә генә яшьтә булса да, Сабантуй - һәр татар кешесенең иң көтеп алган, күңелендә матур хатирәләр калдырган бәйрәм көн ул. Сабантуй рухы иң элек сөлге җыюдан башлана. Кайбер авылларда аны бирнә җыю дип тә йөртәләр. Хикмәт исем төрлелегендә түгел, аның асылында. 27-28 май көннәрендә район...
    1254
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 12:07
    Теләче Сабан туендагы кибетләрдә спиртлы эчемлекләр сату тыелачак
    Эшмәкәрләр игътибарына! Сабантуй бәйрәме вакытында мәйданда алкогольле эчемлекләр сату тыела. Алып килгән товарлар арасында спиртлы эчемлекләр табылган очракта, әлеге эшмәкәрләр сәүдә итәр өчен мәйданга кертелмәячәк.
    301
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 12:00
    4 июнь көнне Иске Җөри Сабан туенда Ландыш Нигъмәтҗанова, Алинә Даутова, Г.Камал театры артистлары тамаша күрсәтәчәк. Сабантуйга рәхим итегез!
    4 июнь көнне Иске Җөри авылында грандиоз Сабантуй бәйрәме узачак. Танылган эстрада йолдызлары, "Алтын Барс" премиясе лауреатлары - Ландыш Нигъмәтҗанова белән Алина Даутова, Галискәр Камал исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары - Әсгать Хисмәтов, Зөлфирә Зарипова, Илдус Габдрахманов, Ришат Әхмәдуллин һәм башкаларның чыгышы көтелә. Сабантуйны оста баянчы Айнур...
    351
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 11:47
    Теләче Сабан туенда машиналарны кую тәртибе турында
    Хөрмәтле Теләче Сабантуе кунаклары! Сабантуй мәйданында һәм аңа керү юлларында юл-транспорт һәлакәтләре булдырмау максатыннан өч җирдә автотранспорт кую урыннары булдырылды. Шуның икесе "Туган авыл" ял итү комплексы артындагы мәйданда, өченчесе "Гыйниятуллин" крестьян-фермер хуҗалыгына караган ипподром янәшәсендә урын алачак. Автомобильләрне юл кырыйларында калдыру катгый тыела.
    346
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 08:03
    Лениногорск районындагы һәлакәттә йөртүченең гомере өзелгән
    Кичә, 2 июньдә, Лениногорск районында ике җиңел машина бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында машина йөртүчеләрнең берсе һәлак булган. Лениногорск - Чирмешән юлындагы һәлакәт кичке сәгать 4 тулып киткәч булган. Беренчел фаразлар буенча, 57 яшьлек ир-ат идарә итүендәге "Лада Калина" машинасы икенчел дәрәҗәдәге юлдан чыкканда "Форд Фокус" белән бәрелешә. Алган тән җәрәхәтләреннән...
    506
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 07:48
    5 июньдә Казанда Динозаврлар паркы ачыла
    Динозаврлар паркы "Казан Арена" стадионы каршындагы махсус мәйданчыкта булачак. Бу атнаның соңгы көнендә, 5 июньдә, Казанда Динозаврлар паркының ачылуы көтелә. Ул 15 октябрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр ителә. Паркның гомуми мәйданы 6500 квадрат метрны тәшкил итәчәк һәм анда 105 динозавр булачак. Арада биергә сәләтлеләре дә бар икән. Оештыручылар тагын бер...
    568
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 07:26
    Әти кеше елаган өчен өч айлык кызының чигә сөяген сындырган
    Татарстанда 23 яшьлек әти кеше елавына түзә алмагач 3 айлык баласын бик каты кыйнаган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Казанның Киров районы бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган. 1 июньдә әлеге сабыйны Республика балалар клиник хастаханәсенә китерәләр. Аның башы бик нык имгәнүе һәм баш миенә зыян килүе ачыклана. Тикшерү фаразлары...
    671
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 07:21
    Зинаны ялган никах аклый
    Без - мөселман гаиләсе. Уфада яшибез. Мин - тәрбияче, ирем - инженер. Өйләнешүебезгә 15 ел. Ике кыз үстерәбез. Өйдә барыбыз да намаз укый. Мәчеткә йөрибез. Бер-беребезне яратып яшәсәк тә, былтыр ирем хыянәт итеп тотылды. Ләкин мин тавыш чыгармадым. Ул да мине яратуын, минсез яши алмавын, Оля янына күченмәячәген тәкрарлады. Ләкин...
    829
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 06:58
    Руслан Гыйльфанов: «Наркотиклар аркасында, тормышымның 9 елын бушка уздырганмын»
    Мин Руслан Гыйльфанов белән «Ярдәм» фонды каршында ачылган наркотикка бәйлеләрне тернәкләндерү үзәгендә таныштым. Ул, биредә уңышлы гына дәваланганнан соң, үзәктә волонтер булып эшли башлаган. 28 яшьлек егет тугыз ел наркотиклар кабул иткән. Бу - мәктәптә укыганда мавыгуларын кертмәгәндә. - Наркотикны беренче тапкыр үсмер чагымда татып карадым. Әнием һәм апам белән...
    790
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 06:24
    УРАЗА: Намаз укымаган кешенең уразасы кабул буламы?
    Тиздән рамазан аена аяк басабыз. 6 июнь - уразаның беренче көне. Әлеге уңайдан һәм исламга нисбәтле башка сораулар буенча укучыларыбыз мөрәҗәгать итте. Аларның сорауларына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә. Ураза вакыты менә инде ничәнче ел рәттән кызу...
    1067
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 06:06
    Вәли Фәзлиәхмәтов: «Райян» төркеме таркалды»
    "Дини эчтәлектәге бик матур, мәгънәле җырлар башкаручы "Райян" төркемен яратып тыңлый идек. Ләкин соңгы вакытта егетләр каядыр югалды, ни сәбәпледер чыгыш ясамый башладылар. Вәли белән Азат кая югалды икән? Әлеге төркемнең яңа җырларын киләчәктә ишетеп булачакмы?", дигән сорау белән Казан шәһәрендә яшәүче Сания Альмиева "Шәһри Казан" газетасына мөрәҗәгать иткән. Исегезгә...
    960
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 05:50
    Миңгәр Сабан туеның тулы программасы тәкъдим ителде
    Саба районы Миңгәр авылындагы традицион кичке Сабан туе быел 4 июньдә уздырыла. Сабан туеның программасы: Төп капка 16.00 - 19.00 Сабантуй кунакларын каршы алу. Татарстанның атказанган артисты Фәннүр Хәсәнов 16.00-18.45 Бурундиидан дуслар. 19.00-21.00 Ди-джей һәм биючеләр. 21.30-24.00 Баян. Татарстанның атказанган артисты Фәрит Газизов Яңа капка 16.00-19.00 Сабантуй кунакларын каршы алу....
    550
    0
    0
  • 3 июнь 2016 - 05:08
    Азнакайда кыз өчен чыккан низаг үтереш белән тәмамланган
    1 июнь төнендә Азнакай үзәк район хастаханәсенә 26 яшьлек ир-ат китерелә. Аның тәне өч җирдән утлы коралдан атып яраланган була. Табиблар ир-атның гомерен саклап кала алмаган. Әлеге факт буенча, Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Азнакай районара бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатыла. Озак та үтми, әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче кеше,...
    579
    0
    0
Реклама