Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ИЮНЬДӘ ЧӘЧӘРГӘ ЯРЫЙ

Бик тиз үсә торган берьеллык чәчәкләр бар, аларны бакчага июнь башында да чәчәргә ярый, августта чәчәк ата башлаячаклар.

✅Космея — күптәнге таныш, хәзер аның катлы чәчәклеләре дә бар, гадиләре дә бик матур күренә. Ул шактый озын үсә, чәчәклек артында, койма буенда матур күренәчәк.
✅Тырнак гөлнең (календула) катлы чәчәклеләре бар. Июньдә чәчелгән календула июльдә чәчәк ата башлый, киләсе елга үзе тишелеп чыгачак. Бу үсемлек бакча корткычларын да куркыта.
✅Настурция — бик тиз үсеп җитә, аның үрмәләп үсә торган сортларына өстенлек бирергә була. Настурция — акканат, кәбестә күбәләген куркытуы белән дә файдалы.
✅Львиный зев бик тиз үсеп җитә, көзге кырауларга кадәр чәчәк ата. Киләсе язда үзе тишелеп чыгып сөендерәчәк.
✅Кларкия салкынга бирешми, корылыкка түзем.
✅Годеция — бик матур чәчәк, озак чәчәк ата.

✅Июньнең икенче яртысында икееллыклар — маргаритка, анютины глазки, төрек канәфере чәчә аласыз. Алар киләсе елга чәчәкләре белән сөендерер.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев