Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Зирек күркәсен җыеп кал

Зирек (ольха) күркәләрен җыеп калыгыз. Аларны октябрьдән башлап кыш буе җыярга була. Коры күркәләр дүрт ел саклана.

Алар ялкынсынуга каршы, микробларны үтерү, спазмны йомшарту, авыртуны басу, кан китүне җиңелчә туктату үзлегенә ия, иммунитетны яхшыртырга булыша. Коронавирус яки башка авырулар белән чирләгәндә, күп дару кулланганган булсагыз, зирек күркәсе төнәтмәсен эчегез, ул организмны зарарлы матдәләрдән чистарта.

Грипп вакытында 1 стакан кайнар суга 2 аш кашыгы зирек күркәсе салып, капкач капланган савытта 15 минут кайнатырга. Суынгач, сөзеп алырга. Көнгә өч тапкыр ашарга 30 минут кала, 1/3-1/2 стакан эчегез.
Ашказаны-эчәк авырулары булганда, 1 стакан кайнар суга 2 аш кашыгы зирек күркәсен салып, 2 сәгать төнәтергә. Сөзеп, көнгә ике-өч тапкыр 1/2 стакан эчәргә.
Кулланыр алдыннан иң элек табиб белән киңәшегез.

Чыганак: http://shahrikazan.

Фото: интернеттан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев