Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифулла абый Гобәйдуллинның туган көне
Бүген Олы Нырсы авылында гомер итүче ветеран Гарифулла Гобәйдуллинга 94 яшь тулды!
Гарифулла абый Гобәйдуллин сугыш хәтирәләрен күңелендә яңартырга яратмый. 17 яшендә сугышка киткән ветеран: “Сугышта үлем белән янәшә йөрисең, Аллага шөкер, туган ягыма исән-сау кайту насыйп булды, якыннарымның хәердогасы саклады”, - ди.
Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев