Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә эшли башлаячак. Сәүдә 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.
Казанда ярминкәләр 14 мәйданчыкта эшләячәк, Түбән Камада – өч, Яшел Үзәндә – ике, Чаллыда тагын бер мәйданчык оештырылачак.
Җитештерүчеләр продукцияне ярминкәләрдә ваклап сату бәяләреннән 20% ка кадәр түбәнрәк бәядән сата алачак.
Нет комментариев