Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Моңлы азан, үтемле вәгазь тәэсирендә

28 апрель көнне шәхси эшмәкәр Рифкать Шәфыйковка караган “Туган авыл” күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Габделхай улы Нуриев химаясына Ифтар мәҗлесе булып үтте.

28 апрель көнне  шәхси эшмәкәр Рифкать Шәфыйковка караган  “Туган авыл” күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Габделхай улы Нуриев химаясына Ифтар мәҗлесе булып үтте.

Бирегә килүчеләр иң элек район мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевның үтемле вәгазен тыңлап хозурланды. Соңыннан, Ифтарның иганәчесе Марат Нуриев сүз алып, чарада катнашучыларны изге Рамазан ае белән тәбрик итте, аны бәйрәм рухында, хәерле итеп үткәрүебезне теләде. Шулай ук районыбызның беренче башлыгы, хәзер Биектау районын җитәкләүче якташыбыз Рөстәм Кәлимуллинның да изге ай уңаеннан райондашларыбызга әйтер сүзләре, күркәм теләкләре бар иде.  Ул Ифтар мәҗлесләре кебек  халкыбызны берләштерүче  чараларның тәрбияви ягы зур булуын билгеләп үтте.

 Ифтар мәҗлесе  традицион Ислам нигезендә - Корьән уку, тәэсирле итеп вәгазь сөйләү һәм моңлы итеп азан әйтү формасында узды. Корьәннең матур аһәңнәрен, Аллаһака ялвару, сәҗдә кылу нигезендә  Корьән - хафизлыкка укучы шәкерт ирештерсә, мөхтәрәм Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев Ураза аеның әһәмияте турында сөйләде.

Аннары алар  ифтарга җыелган халык белән  берлектә кояш баер алдыннан укыла торган  ахшам намазын укыдылар, хәйрияче иганәсенә әзерләнгән  мул табын артында авыз ачтылар.  Өченче районкүләм ифтарны  үткәрүдә “Туган авыл” кафесы пешекчеләре, хезмәткәрләре зур тырышлык куйды.   Аларның күркәм хезмәте  кунакларның олы рәхмәтенә лаек булды.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев