Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Рәхмәт белдерелде

28 апрель көнне 2021 елның 1 кварталы өчен Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышы булып үтте.

 Чарада  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе  Александр Тыгин, Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы вәкилләре һәм Татарстан Республиксы Әгерҗе, Әлмәт, Арча  муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының закон чыгару инициативаларына, җитәрлек дәрәҗәдә амортизация түләүләре (җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә) булган оешмалар өчен инвестиция программалары эшләү һәм раслауга кагылышлы мәсьәләләр, коммуналь инфраструктура объектларын концессия  килешүләре буенча файдалануга тапшыру мәсьәләләре, шулай ук мәгълүматларны актуальләштерү һәм 2022 елга объектларны һәм җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү графигын раслау турындагы мәгълүматлар каралды. 

Коллегия утырышы кысаларында журналистлар өчен үткәрелгән “Тарифлар: катлаулы әйберләр турында гади генә” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова конкурсантларга тарифларны җайга салу темасын объектив һәрьяклап яктырткан өчен рәхмәт белдерде. Җиңүчеләрне Дәүләт комитетының беренче урынбасары Александр Шторм котлады. Алар арасында безнең хезмәттәшебез Фәнил Нигъмәтҗанов та бар. Котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев