Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сиптергечләр тикшерү узды

Бүген, ягъни 29 апрель көнне, район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә агу сиптерү җайланмаларының яңа сезонга әзерлеге тикшерелде.

Традицон тикшерүне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш консультанты Илфар Баев җитәкчелегендәге комиссия үткәрде. Комиссия составында “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов, район агрохимигы Илшат Яруллин һәм “Гостехнадзор”ның район бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров эшләде. 

Тикшерү барышында алар җаваплылыклары чикләнгән Игенче”, "Чулпан, “Таң”, “Алан”, “Теләче - Август”, "Агролак” ширкәтеләре, ачык типтагы “Теләчеагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте,  “Низамов М.Х.” һәм “Әхмәтов Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыкларында булып, агу сиптерү җайланмаларының һәм алар белән эшләячәк игенче-механизаторларның яңа хезмәт сезонына әзерлеген һәм аларның аптечка, ут сүндергеч, перчатка, респиратор, кошма, көрәк, чиләк  ише саклану чаралары белән тәэмин ителешен һәм медицина тикшерүе узуын карадылар.

Азактан  урыннарда әлеге таләпләрнең ни дәрәҗәдә үтәлешенә карап, хуҗалыкларның әзерлегенә баллар куелды, урыннар билгеләнде.

Тикшерү барышы турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев