Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Быел - Россиядә театр елы...

Белүебезчә, быел - Россиядә театр елы. Китапханәләр дә бу мөмкинлеккә иҗади карады. Әдәби әсәрләр буенча театраль күренешләр әзерләп, укучыларны җәлеп итәргә, китапханә тормышын җанландырырга тырыштылар.

Мәсәлән, район балалар китапханәсе каршында 2005 елдан бирле эшләп килүче "Гөрләвек" клубына йөрүчеләр, апрель аенда Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында "Катя һәм төлке" исемле курчак театры тамашасы күрсәткән булсалар, әле күптән түгел генә "Кышка әзерләнүче куян турында әкият" белән чыгыш ясадылар. Курчак театры клубында шөгыльләнүчеләр - Мәрьям Галәвиева, Сәйдә Зиннәтова, Камилә Мөхәммәтшина, Сәйдә Тимерханова, Азалия һәм Зәринә Харисовалар әкият геройларын үз куллары белән тегәләр. Курчаклар тегәргә китапханәче Елена Фатихова өйрәтә.
"Кышка әзерләнүче куян турында әкият" балаларда онытылмаслык, яхшы тәэсирләр калдырды. Әкияти декорацияләр һәм курчаклар, матур, күңелле музыка балаларны сокландырды. Нәниләр зур кызыксыну белән әкиятнең төп геройларын күзәттеләр, алар белән бергәләп шатландылар, җырладылар һәм үзләре дә әкияттәге нәни куян баласына булышып утырдылар.
Спектакль өйрәнгән вакытларда балаларның бер - берсе белән аралашулары якынайды. Алар төрле конфликтлы ситуацияләрдән үзләре генә дә чыгарга өйрәнә башладылар. Бер - берсенең тәнкыйтен тыңлый белергә һәм төзәтергә тырыштылар. Бу инде, билгеле әкиятләрне өйрәнгән вакытта да бик нык күзәтелде. Балалар бик теләп, тырышып, үзләре бербөтен, дус төркем хасил итеп, театрның образларын тудырдылар. Конфликтлы балалар белән тыныч балалар арасында бер даими татулык барлыкка килде.
Әлеге театраль күренешләрнең төп максаты: курчаклар аша укучыларны балалар китаплары, андагы төрле әкият геройлары белән таныштыру, китапка мәхәббәт тәрбияләү. Әкият геройлары нәниләрне битараф калдырмас, үзләре дә киләчәктә балалар китапханәсенең актив укучылары булырлар һәм яңа әсәрләр белән кызыксынырлар дип өметләнәбез.

Л.М. Закирова, район балалар китапханәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев